Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

Рус Тат
Яшәеш

Олы Тәрбиттә яшәүче Вера Тараканова сокланырлык гомер юлы узган

Яше туксанга җитсә дә, күңеле белән әле дә яшь булып калган Вера Никитична район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны ачык йөз белән каршы алды. Радик Мәҗитович юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, районның 30 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.


– Бала чаклары утлы сугыш чорына туры килгән тыл хезмәтчәннәре хәзер үзләренең 90-95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Күптәнге традиция буенча, илебез Президенты исеменнән аларга сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары килә. Биш елдан 95 яшьлек юбилеегызга да күрешергә язсын, – диде Радик Камалетдинов.
Вера Тараканова Олы Тәрбит авылында Акулина һәм Никита Драндровларның җиде балалы гаиләсендә бишенче кыз булып дөньяга килгән. Хәзер бертуганнарыннан үзе генә калган.
– Бөек Ватан сугышы башланганда миңа тугыз гына яшь иде. Бер төркем авылдашлар белән бергә әтине дә фронтка алдылар. Ул сугыштан яраланып, инвалид булып кайтты. Аның белемгә омтылышы зур булуын күрептер инде, колхоз рәисе итеп куйдылар. Әниебез кошчылык фермасында эшләде, – дип хатирәләргә бирелде Акулина әби. – Авылда эшче көчләр аз булгач, акрынлап безне дә колхоз эшенә тарта башладылар. Хатын-кызларга ияреп, басуга урак урырга, башак җыярга йөрдек. Чүти мәктәбендә 7 класс белем алгач, Пермь өлкәсенә торф чыгарыр га җибәрделәр. Анда бер ничә сезон эшләдем. Соңыннан Чабаксар шәһәрендә штукатур-маляр һөнәрен үзләштердем, – диде Вера Никитична. – 1958 елда авылдашым Николай Тараканов белән гаилә кордык. Биш бала тәрбияләп үстердек. Олы кызыбыз Нина, улыбыз Владимир Яшел Үзән шәһәрендә яши. Людмила авылда калды. Сергей, Казанда эчке эшләр органнарында эшләп лаеклы ялга чыккач, тормыш иптәше Лира белән авылга мине карарга кайтты. Төпчегебез Ирина Мәскәүдә яши. Кияүләрнең генә гомерләре кыскарак булды. Бүгенге көндә миннән дә бай кеше юктыр, чөнки ун оныгым, 11 оныкчыгым бар.
Әңгәмәбезгә Вера Никитичнаның олы кызы Нина да кушылды:
– Әтиебез бик оста токарь иде. Аны колхозга токарь кирәк булгач, Чабаксарда эшләгән җиреннән чакыртып кайтардылар. Ул һәр көнне Чүтидәге машина-трактор паркына эшкә йөрде. Әле пенсиягә чыккач та шактый эшләде. Кызганыч, 2009 елда вафат булды. Әни, штукатур-маляр булгач, колхоз төзегән фермаларны, клубны, балалар бакчасын штукатурлады. Төп эшеннән кала, икешәр гектар шикәр чөгендере эшкәртте. Безнең бала- чак шул чөгендер басуында үтте дисәк тә, һич арттыру булмас, чөнки 7-8 яшьтән басуда эшләдек. Шикәр чөгендере акчасына мәктәпкә киемнәр алдылар, – дип бала чакларын искә алды ул.
Без әнине карарга кайттык. Озак еллар шә һәр дә яшәсәк тә, кул кушырып утырмыйбыз, кәҗәләр, сарыклар, кош-корт асрыйбыз. Аллага шөкер, әни үз-үзен йөртә, – диде киленнәре Лира.
– Гомерләр бер мизгелдәй үтеп китте. 90 яшемә кадәр яшәрмен дип уйламаган да идем. Гади авыл әбисен онытмыйча, котлаучыларга мең рәхмәт. Эшегез һәрвакыт уң булсын, – диде Вера Никитична, безне озатканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев