Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мөрәледән Даинә Вафина озын гомерле булуының серен чиште

Авыл җирендә шулкадәр матур итеп яшәүчеләрнең күп булуына Мөрәлегә баргач тагын бер кат инанып кайттык. 90 яшьлек юбиляр гомер кичерүче йорт янына килеп туктау­га, мондагы гүзәлеккә сокландык. Иркен өйләре тыштан ук балкып тора, урамнан башлап, киң ишегалдына кадәр брусчатка җәелгән, оста куллар тимердән челтәрләп милли бизәкләр төшергән капкалары шундый матур, бакчалары шау чәчәктә. Өй эчендә дә рәхәт: чиста, матур, һәрнәрсә дә үз урынында, заманча җиһазландырылган, краннан су ага, бөтен уңайлык­лар да тудырылган.

Гомер буе хезмәт дип яшәгән, әле соңгы елларда гына кулыннан эш төшкән юбиляр Даинә апа Вафинаның бу йортта урыны түрдә. Без килгәндә үз бүлмәсендәге шау чәчәкле гөлләргә күмелгән тәрәзә янында дини китабын укып утыра иде ул. Йөзеннән елмаю бер дә китмәүче ак яулык­лы әбекәй сүзгә дә оста булып чыкты. 
– Мин хәзер шулай китаплар гына укып, дисбе тартып утырам. Бер эштә кушучы юк миңа. Тәмле итеп ашаталар, өс-башым, урын-җирем чиста, бүлмәм ялт иткән. Әни, дәү әни, дип кадерләп кенә торалар үземне. Иң зур рәхмәтем ­­ киленем Фәридәгә, бик уңган ул. Бөтен эшне дә яшьлегемдә мин өйрәткәнчә җиренә җиткереп башкара. Улым Илгизәр дә шундый. Хәер, мин тудырган балаларның бөтенесе дә шулай ана хакын хаклап яши. Ә бүген яңа караватымда сабый бала кебек йокладым, матрасы ортопедик икән. Бу сүзнең ни аңлатканын белмәсәм дә, бөтен тәнемә рәхәт булды. Караватны, балаларым җыелышып, туган көнемә бүләк иттеләр. 
Бөек Ватан сугышы елларындагы, сугыштан соңгы чордагы намуслы хезмәте өчен Мәскәү Кремленнән рәхмәт сүзләре белән сугарылган Рәхмәт хаты Даинә апага да килде. Илебез Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге җылы эчтәлекле хатны юбилярга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды. Әлеге хатны һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасы белән истәлекле бүләген үзенә күрсәтелгән хөрмәт билгесе итеп кабул итеп алды Даинә апа. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин да юбилярга изге теләкләрен җиткерде. 
Сигез балага гомер бүләк итеп, өч улын югалту хәсрәтен кичергән ананы котларга кызлары — Самарадан Ранилә, Казаннан Равилә, Рәфидә, Рәшидәсе, киленнәре, оныклары да кайткан иде. Чиләбедә яшәгән улы Фаилнең хатыны Тәслимә, оныклары Радик, Азат та монда. Азат үзе Англиядә яши икән.
– Минем җәйге каникулларым гел Мөрәледә узды. Дәү әниемне бик сагынам, шуңа да, ара ерак дип тормадым, юбилеена ашкынып кайттым. Әтием Фаил күптән вафат булса да, әнием бу нигезне онытмый. Каенанасы начар булса, кырык эшен ташлап, бүген аны котларга кайтыр идеме ул? Инде мәрхүм булган бабам Рәхимулла белән әбием матур гомер кичерде. Безне дә хезмәт белән тәрбияләделәр. Бүген дәү әнинең барлык баласы, оныклары төп нигезгә җыелды. Ул мондый игътибарга лаек, – диде Азат. 
Әбинең вакытсыз вафат булган улы Дамирның Мәскәүдә яшәүче хатыны Равизә дә улы Динар, кызы Динара белән кунаклар арасында иде. Бу да Вафиннар нәселенең бердәмлеген күрсәтә. 17 оныгы, 19 оныкчыгы бар Даинә апаның. Хәтере яхшы, үткәннәре турында җентекләп сөйли ала. Озак яшәвенең серен дә ачты. 
– Озын гомерле булуымның сереме? Белмим, аның сере ниндидер. Тормышны яратудадыр, яшәү шундый ямьле бит. Мин гел хәрәкәттә булдым, эшсез торуның, ару-талуның ни икәнен дә белмәдем, ашарга яраттым, икенче класста укыганда ук ураза тота башладым. Әнием Нуркамал бик укымышлы кеше иде. Дин тыелган заманнарда да безгә догалар өйрәтте.Соңгы берничә елда гына уразага керә алмадым, – диде әби. – Колхоз эшеннән калмадым, бишәр гектар чөгендер эшкәрттем. Җитәкчеләр килсә, камыр ризыкларын миннән пешерттерәләр иде. Авылда туй кебек мәҗлесләр булса да, аш әзерләшергә мине йөрттеләр. Икешәр көн пешеренеп, өйгә кунарга гына кайткан чаклар да булды. Сораган кешеләргә бизәкләп бияләйләр бәйләп саттым. Озак еллар авылда мәет тә юып йөрдем. 
Әңгәмәбезгә Казанда яшәүче кызы Рәшидә кушылды. 
– Әти-әни безгә үрнәк булды. Үзебез читтә яшәсәк тә, әниебез өчен күңелебез тыныч безнең. Киленебезнең сабырлыгы, акыллы булуы безнең әнинең сәламәтлеге ул. Яшермибез, әниебез барыбызга да таләпчән, кырысрак булды. Утыз ел буена әниле-кызлы кебек яшиләр. Килен ачык йөзле, кунакчыл булмаса, караңгы чырай күрсәтсә, без, кайчан телибез шунда, өй тутырып җыела алган булыр идекме икән? Гел кайтып торгач, зур өстәлнең залдан чыкканы да юк. Энекәшебез Илгизәргә дә, Фәридәгә дә бик рәхмәтлебез. 
«Киленнәр өйрәткәнне яратмыйлар шул алар. Каенанагыз, әнә, гел өйрәтеп тордым, ди. Ничек кабул иттегез?» Фәридәгә шундый сорау бирәм. 
– Безне кечкенәдән олыларны хөрмәт итәргә, каршы әйтмәскә өйрәтеп үстерделәр. Каенана әнием, чыннан да, таләпчән булды, күп эшкә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Алай-болай сүзгә килсәк, кызлары гел минем яклы булды. Алар мине килен итеп түгел, сеңлекәшләре кебек якын күрә. Каенатам белән 25 ел бергә яшәдек. Яхшы гаиләгә килен булып төштем мин. Үзебез өч бала тәрбияләп үстердек. Алмаз Сургутта, кызларыбыз Алинә белән Алсу Казанда эшли, – диде Фәридә ханым. 
Даинә апа үзе дә каенанасы Хәдичә белән 33 ел бергә яшәгән. Соңгы алты елында сукыраеп, зиһене китеп каты авырган. Яшь бала кебек карый аны килене. 
– Өйгә тоткарланып кайт­сам, озак тордың, сандугач кебек тавышыңны сагынып беттем, дияр иде. Соңгы сулышларын алганда, гомер буе рәхәттә яшә, дип бәхиллеген биреп китте. Теләге кабул булды, иң бәхетле ана мин, – ди юбиляр. 
Тракторчы, бригадир булган, колхозны кирәк-ярак­лар белән таэмин итүче булып эшләгән тормыш иптәше Рәхим абый белән 65 елга якын бергә парлы гомер кичергән алар. 
Әниләренең 90 яшьлеге уңаеннан өй түрендә сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган зур табын әзерләнде. Балалары, якыннарының теләкләре бер: озак яшә, авырма, өебезнең яме бит син, әниебез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев