Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның күңелендә гомере буе җыр яши

Яктылык сирпегән учактай, агачлардагы кып-кызыл миләшләр игътибарны үзләренә җәлеп итә, әле җәй көне генә авызга алмаслык ачы булган баланнар да инде өлгереп татлыланган, табигать тә алтынга төренеп, иртә яздан бирле үстергән җимешләренә куанып туя алмый. Җиһанда - әбиләр чуагы! Адәм баласының өлкән яшькә җитүе дә бу матур табигать күренеше сыман....

Кешеләргә һәрвакыт ягымлы, мөлаем Флера Фатыйхова белән танышуым моннан ун ел элек булды. Алай гына да түгел, миңа район халкы арасында зур абруйга ия булган әлеге ханым белән бер коллективта - Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасында эшләү бәхете насыйп булды, ул музыкаль җитәкче иде. Флера апаның кешегә каты бәрелгәнен хәтерләмим, хезмәттәшләре дә, әти-әни­ләр дә аны хөрмәт итте. Балалар турында әйтеп тә тормыйм, алар аны, ә ул аларны яратты. Хәтта бик кечкенәләр дә, Флера апаларын күрүгә, кулларын чәбәкли башлый иде. Чөнки баянчы апалары аларны җырлата, биетә, җырлы уеннар уйната... Балаларның сәләтен беренчеләрдән булып күреп, аны үстерү өстендә эшләүче дә, балалар бакчасының музыка залыннан әкренләп сәхнәгә менгерүче дә булды ул. Чын, тере музыка тыңлап, аның аһәңен тоеп үскән балаларның күбесе әле дә бәйге-фестивальләрдә җиңү яулый. Лаеклы ялга чыккач балалар бакчасына килгән Флера апа биредә 74 яшенә кадәр хезмәт куйды.
- Эшкә барасы килеп барса, өенә ашкынып кайт-са, кеше бәхетле була. Мин боларның икесен дә кичердем. Кайда гына эшләсәм дә, эшемне, балаларны, җыр-моңны яраттым, - диде Флера апа. - Мин Азнакай районы Тымытык авылы кызы. Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Унынчы классны тәмамлагач, безне комсомол путевкасы белән Алабуга мәдәният-агар­ту училищесына укырга җибәрделәр. Баянны беренче мәртәбә кулга шунда алдым.
Училищены тәмамлагач, яшь, чибәр кызны юллама белән өч елга Кайбыч районына җибәрәләр. Флера Фатыйхованың хезмәт юлы Олы Кайбыч мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе буларак башланып китә. Биредә ул кияүгә чыга, тормыш иптәше Ринат абый белән ике кызларын - Миләүшә белән Гөлнараны тәрбия­ләп үстерәләр. Балалар үстергән елларда язмам герое югары педагогик белем ала, аны пионерлар йортына директор итеп билгелиләр. Ниһаять, бераз соңрак булса да, Флера апаның балачак хыялы чынга аша. Музыка мәктәбе ачылгач, ул укыта башлый, шул ук вакытта Олы Кайбыч мәктәбендә дә балаларга белем бирә. Аның гомуми хезмәт стажы 53 елны тәшкил итә. Кайда, кем генә булып эшләмәсен, Флера Фатыйхова җыр-моңны үзенә юлдаш итә. Ул яшәгән йортның һәр бүлмәсендә музыка тыңлау мөмкинлеге тудырылган - магнитофон, музыкаль үзәк, колонкалар, кассеталар урын алган. Ә ял бүлмәсендә аны һәрвакыт яраткан баяны көтеп тора.
- Тормышымны музыкадан башка күз алдына да китерә алмыйм. Мәрхүм тормыш иптәшем Ринат белән элек-электән җыр яраттык, күп итеп пластинкалар, кассеталар җыйдык, - диде лаеклы ялдагы педагог. - Хәзер дә, тукта әле, уйнап-җырлап алыйм диям дә, башлаган эшемне ташлап, кулыма баянымны алам, эх, рәхәт була да соң шул чак­ларда! Ул минем каныма сеңгән, бу - минем күңел халәтем!
"Халык мәгарифе отличнигы" билгесе, "ТАССР оешуга 90 ел" истәлек медале иясе, 2011-2014 елларда үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәрнең "Балкыш" фестивале дипломанты, "Җәүһәр" фестивале, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Татар җырын башкарудагы казанышлары һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган өчен" дипломнарына һәм башка күпсанлы бүләкләргә лаек булган Флера Фатыйхова бүген дә хәрәкәттә. «Мин иде күптән лаеклы ялда», дип кул кушырып утырмый - районның "Җәүһәр"ендә җырлавын дәвам итә, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү үзәгенә йөреп, сәламәтлеген ныгыта. "Картаерга ашык­мыйм әле!" - ди үзе. Бик дөрес эшлисез, Флера апа, башкалар да сездән үрнәк алсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев