Балалар иминлеген бергәләп кайгыртабыз
Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узган атнаның пәнҗешәмбесендә узды.
Әлеге утырыш Федоровское авыл җирлегендә берсеннән-берсе кечкенә ике бала анасының даими рәвештә эчкечелек белән шөгыльләнүенә бәйле эшне караудан башланып китте. Дәваланганнан соң төзәлү юлына баскан бу хатын инде комиссиядән учеттан төшерелгән иде. Әмма, комиссия рәисе Рузалия Малова әйтеп узганча, иртәрәк шатланганбыз булып чыкты: ул кабат элеккеге гадәтен куа башлады. "Сезне аналык хокукыннан мәхрүм итәргә бер адым калган. Шуны аңлыйсызмы?" - бишәр көн буена өенә кайтмыйча, балалары барлыгын онытып йөрүче бу ханымга район прокуроры ярдәмчесе Василий Макаров шулай диде. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Вахтов, бу гаиләнең попечителе Ирина Анисимова, балалар бакчасы мөдире Миләүшә Миңнуллина фикерләре дә тыңланды. Алар да берсе ике яшь ярым, икенчесе биш яшь булган балаларга ана тәрбиясе, ана назы җитмәве, өйдә антисанитария булуы турында әйттеләр. Бу гаилә тагын аерым контрольгә алынды. Багай авыл җирлегеннән килгән ир белән хатынның гаиләсендә тәрбияләнүче өч баланың икесе - инвалид. Тормыш тарафыннан болай да кыерсытылган бу балаларга өчләтә, бишләтә игътибар таләп ителсә дә, өйдәге тавыш-гауга түзәрлек түгел. Эчкечелек аркасында чыккан даими низаглардан әниләре, аптырагач, комиссиягә мөрәҗәгать итәргә булган. Утырышка ир белән хатын бергә килгән иде. Икесенең дә теләге - аерылышу. Хатын ирен гел эчкечелектә гаепли, ирнең дә хатынына үз дәгъвалары. Балалар хакына гаиләне саклап калу буенча бик күп тәкъдимнәр әйтелде аларга.
Әлеге утырышта әле икенче класста гына укучы бер малай кәрәзле телефон урлаганы өчен полициягә исәпкә куелды. Комиссия рәисенең: "Бу телефонны ни өчен урладың соң?"- дигән соравына ул: "Безнең авылда дядя Коля телефонын югалткан иде, кем табып бирә, шуңа акча бирәм диде. Бу телефонны аңа илтеп бирдем, ләкин акча бирмәде",- дип җавап бирде. Аңа чит кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгы хакында кат-кат аңлатылды.
Татарстанда кабул ителгән "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы 71 нче закон таләпләрен үтәү буенча да эш алып барыла. Бу законда күрсәтелгәнчә, 1 сентябрьдән 31 майга кадәр яшүсмерләрнең кичке сәгать уннан соң урамда йөрүләре чикләнә. Ульянково авыл җирлегендә яшәүче ике кызга октябрь аенда моның буенча комиссиянең алдагы утырышында кисәтү ясалган иде инде. Әмма бу сабак булмаган күрәсең, бер гаиләдә тәрбияләнүче кызларның икесе дә кабат комиссия алдына басты. Алар белән бергә һөнәр училищесында укучы кыз да була. Кызларның балигъ булмаган яшьтә икәнлеген белә торып та, аларны төнлә күрше авылга алып киткән 24 яшьлек ханым белән дә җитди сөйләшү булды. Әлеге законны бозган өчен ТР Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә балалары өчен аларны тиешенчә карамаган ата-аналары җавап бирә. Законны икенче кат бозган өчен штраф күләме ике мең сум тәшкил итә. Комиссиянең максаты штраф сугу түгел, ә балаларны төрле бәла-казалардан саклап калу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев