Чүти авыл җирлеге халкы 2013 елда сөт сатып 7 миллионнан артык акча эшләгән
Олы Тәрбит, Чүти авылларын берләштергән, район үзәгеннән кырык чакрым ераклыкта урнашкан Чүти авыл җирлеген дә, башка җирлекләрдәге кебек юллар төзелеше, халыкны эчәр су белән тәэмин итү проблемалары борчый. Бу хакта узган атнаның җомгасында үткән хисап җыелышында ачыктан-ачык сөйләшү булды.
Авыл җирлеге башлыгы Алексей Козловның хисап чыгышыннан күренгәнчә, биредә халык тырыш хезмәте белән көн күрә. Шәхси хуҗалыкларында малны күпләп асрыйлар, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәләр. 2013 елда авыл халкы үзләренең шәхси хуҗалыкларыннан барлыгы 7 миллион 534 мең сумлык сөт, 18 миллион 184 мең сумлык бәрәңге һәм башка төр продукция җитештереп саткан.
- Узган ел Чүти авыл җирлеге өчен уңышлы ел булды. Чүтидә узган гасырның 70 елларында ук салынган суүткәргечләрнең бер өлеше алыштырылды, Олы Тәрбиттә урамдагы баганаларга утлар куелды. Чүти авылы мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Олы Тәрбит авылында заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Бу эшләрне башкарүда ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, якташыбыз Роберт Мингалиевка халыкның олы рәхмәтен җиткерәм, - диде Алексей Козлов.
Биредәге авыллар бай тарихлы. Узган ел Олы Тәрбитнең - 400, биредә базар оешуның 100 еллыгы, язучы Зариф Бәширинең 125 еллык юбилее зурлап үткәрелде.
Авыл җирлеге башлыгы киләчәккә планнары белән дә таныштырды. Чүти авылында керамик суүткәргеч торбаларны полиэтиленга алыштырырга җыеналар, Олы Тәрбит авылы клубы да ремонт көтә. Авыллар эчендәге урамнарга да таш юл саласы бар. Чүтидә электр линияләрен, баганаларын алыштыру 2016 ел планына кертелгән. Шулай ук зиратлар тирәсен яңартасы, яхшылап чистартасы бар.
Җыенда Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Рәис Хөснуллин, Олы Тәрбит фельдшер- акушерлык пункты мөдире Оксана Воробьева, клуб мөдире Олег Уткин, авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Василий Уткин, вакытлыча полиция участок уполномоченные вазифасын башкаручы Раил Ногманов чыгыш ясады.
- Биредә элек-электән тырыш, эшчән, булдыклы халык яши. Башка авыл җирлекләре белән чагыштырганда мал саны, эшмәкәрләр күплеге белән дә Чүти авыл җирлеге алдынгылар сафында атлый. Күргәнегезчә, биредә шактый эш башкарылды. Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбенең түбәсе узган ел яңартылды, хәзер тәрәзәләрен алыштырырга кирәк. Олы Тәрбит авылындагы башлангыч мәктәп белән балалар бакчасын, клубны да ремонтлыйсы, юллар да саласы иде. Болар бер елда гына башкарып чыга торган эшләр түгел. Зиратларны чистарту, тирәсен тоту халык белән берлектә эшләнергә тиеш. Бу эшкә авыл җирлеге депутатларын да тартырга кирәк. Җирлекнең узган елдагы эшчәнлеге канәгатьләнерлек, - диде йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Авыл җирлегендә узган җыелышта халыкның җирлек мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясавына аерым игътибар иттем. Элеккеге еллардагы кебек берәү дә төзелеш материаллары, ягулык белән тәэмин итүләрен үтенми, шәхси мәнфәгатьләрен дә алга чыгармый. Максатлары - туган авылларының социаль йөзен үзгәртү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев