Укытучылар көне алдыннан үзем укыткан чорны искә алдым. Ул хатирәләр белән сезне дә таныштырып узам әле.
Мин Борындык мәктәбендә 1960 елны рус теле һәм әдәбияты укыта башладым. Мәктәп элеккеге мәчет бинасында иде. Бишенче класска Шүширмәдән дә балалар килеп, интернатта яшәде. Өч йөздән артык бала параллель классларда белем алды. Укучыларга да, укытучыларга да бернинди дә шартлар юк. Техник хезмәткәрләр аз гына акчага ни генә эшләмәде. Көндездән үк лампаларга керосин салып, пыяласын чистартып куялар, утын кисеп, ярып киптерәләр. Иртәнге сәгать өчтә мәктәпне ачып, лампа кабызып, мичләргә ягалар. Шулай бервакыт җыештыручы Сара апа Сәетгәрәева директор бүлмәсенең ишеген ачып җибәрә, каршында кеше скелеты басып тора. Бик курыккан Сара апа. Кичтән завхоз Әгъләм абый, кызык ясап, скелетны шунда куеп калдырган. Балалар күп, бүлмәләр аз булганлыктан, мәктәп ике сменада эшләде. Өстәвенә, кичке мәктәп тә ачылды. Яшьләр анда бик теләп белем алды. Араларында төрлесе бар иде. Хәтеремдә, беренче көнне игезәкләр Кәүсәрия белән Рузалия кычкырып көләргә тотынды, дәрес алып барырга ирек бирмәделәр. Шул көннән соң алар бүтән мәктәпкә килмәде. Озын тәнәфесләрдә төрле уеннар, биюләр оештыра идек. Равил Бикмуллин, Госман Нигъмәтҗанов, Рәшидә Нигъмәтҗанова кебекләр төпле белем алып, имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортларына читтән торып укырга керделәр.
1970 елда яңа мәктәп төзелде. Анда күчкәч, рәхәтләнеп киттек. Монда бөтен шартлар да бар. Класслар зур, җылы, якты, ут кергән. Уку да бер сменада гына. Ләкин укытучының эше кимемәде. Балалар күп булганлыктан, дәфтәрләрне тикшерергә өйгә алып кайта идек. Класс белән фермага, трактор паркына барып, концертлар куйдык, колхозга чөгендер алыштык, урманнан имән чикләвеге җыеп тапшырдык. Гөбенә, Зөя буйларына агач утырттык. Халык белән дә күп эшләдек, агитатор, лекторлар идек. Мәктәп яны тәҗрибә участогы зур, анда да эшләргә кирәк иде. Өстәвенә, мәктәп каршындагы бер бинага дуңгызлар китереп тутырдылар. Балалар белән бергә, дуңгызларның асларын чистартып, ашарларына прачкага ягып пешердек. Бәхеткә, бу озакка бармады.
Укучылар төпле белем алсын дип тырыштык без. Өй эшләрен әзерләп килмәүчеләрне дәрестән соң алып калып өйрәтә идек. Эшләү дәверендә бер баланы да утыртып калдырмадым. Икеле куярга ашыкмадым. Дәресләр бик җайлы уза иде, укучылар да тәртипле булды. Утыздан артык бала басып каршы ала, дәрес буена селкенмиләр дә. «Кара әле, дәрес ничек тиз узды», - диючеләр дә булды. Методик берләшмәне җитәкләдем. Тикшерергә килүчеләр дәресләремне яратып китәләр иде. Шуңа күрә башта өлкән укытучы, аннары методист исеме бирделәр.
31 ел шулай узды да китте. Пенсия яшенә җиткәч, башка эшлисем килмәде. Үзебез дә яратмый идек пенсиягә чыккач эшләп йөрүчеләрне. Балаларның да карашы үзгәрә укытучыга карата.Хәзер укучылар яңартылган мәктәптә белем ала. Уку-укыту өчен бөтен шартлары булган уку йортында укучылар саны гына азрак. Мәктәп коллективы пенсионер укытучыларга бик игътибарлы, бер бәйрәмнән дә калдырмыйлар.Яңа уку елында укытучыларга уңышлар телим.
Нет комментариев