Эшсөярләр заманы
Кайбыч муниципаль район Советының 25 гыйнварда узган 14 нче утырышында депутатлар Россия Федерациясе Президенты сайлаулар буенча Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында участок сайлау комиссияләренә кандидатуралар кертү мәсьәләсен карады, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, шәхси хуҗалыкларны үстерү хакында фикер алышты.
Район башлыгы Җәүдәт Гаффаров билгеләп узганча, халыкның активлыгын күтәрү саф авыл хуҗалыгы районы өчен аеруча мөһим, чөнки шәхси секторда программа һәм грантларны тормышка ашыру буенча файдаланылмаган резервлар җитәрлек әле. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Кайбычка эш сәфәрендә район активы белән очрашуында шуңа басым ясаган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Рузалия Малова чыгышыннан күренгәнчә, узган ел гына да шәхси хуҗалыклардан сөт җыю 12 процентка арткан, ягъни 2010 елгыдан 285 тоннага күбрәк. Шәхси хуҗалыкларны үстерү максатындагы кредитлардан Кошман, Ябалак, Хуҗа Хәсән, Федоровское, Чүти авыл җирлекләрендә яшәүчеләр нәтиҗәле файдалана. Аның фикеренчә, бу авыл җирлекләрендә халыкның активлыгы югары. Кредитны да вакытында түләп баралар."Үзмәшгульлек" программасы кризис вакытында Олы Кайбыч, Борындык, Чүти, Ябалак, Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдә зур кызыксыну уятты, шуңа да программа гамәлдә булган өч ел эчендә савым көтүенең баш санын арттыруга ирештеләр. Рузалия Малова гаилә фермаларын үстерү программасын финанслаудагы үзгәрешләр турында да сөйләде.
Хөкүмәт тарафыннан авылны үстерүгә юнәлтелгән ярдәмне тулысынча файдаланмыйбыз. Җитештерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр аз, җиһазлар, терлекләр сатып алу, фермалар төзүгә грант алырга теләүчеләр дә күп түгел. Өченче юнәлеш тә бар, бу - эш башлаучы фермерларга ярдәм. Ул белемле, авыл хуҗалыгы тармагында эш стажы булган яшь фермерларга яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ача. Иң мөһиме яшь фермерның 100 мең сумнан да ким булмаган үз акчасы һәм үз продукциясен сатудан кергән 30 меңнән дә ким булмаган керем алуын дәлилләүче документлары булырга тиеш.
Район башлыгы әйтеп узганча, соңга калмас өчен аеруча яшьләргә ашыгырга кирәк. Бүген реаль эшләр заманы. Федераль үзәк тә, республика да авыл кешесе үз эшен башлап җибәреп, табыш ала алсын, яңа технологияләр кулланып аны алга таба да үстерсен, бабалары җирендә тырышып хезмәт куйсын өчен зур ярдәм күрсәтә. Максатчан программалар үз җирендә үз эшен башлап җибәрүчеләрне активлаштыру максатында кабул ителә дә инде. Авыл җирлекләре башлыкларына программаны җентекләп өйрәнү, кандидатуралар күрсәтү буенча конкрет чаралар күрү тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев