«Җиңү поезды» Мәскәүдән кайтты
24-26 август көннәрендә республиканың барлык районнарыннан җыелган ветераннар һәм яшьләр делегацияләре Мәскәүдә булып кайтты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу һәм Татарстанда ветераннар (пенсионерлар) җәмәгатьчелек оешмасының 25 еллыгы уңаеннан оештырылган бу сәяхәткә барлыгы 360 кеше кузгалды.
"Җиңү поезды"нда Мәскәүгә баручылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугышта һәлак булган яки аннан кайткач вафат булган тол хатыннар, сугыш чоры балалары бар иде. Татарстанда әле беренче тапкыр гына оештырылган бу сәяхәтнең төп үзенчәлеге шунда-өлкәннәрне мәктәпләрдә, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар, югары уку йортлары студентлары озата барды. Аның максаты да яшьләргә хәрби-патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту. Мәскәүгә барган якташларыбыз- Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Газиз Хәмидуллин, сугыш чоры баласы, Кошман авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Мансур Шәрәфиев, Олы Кайбыч мәктәбенең 11 классында белем алучы Кече Кайбыч авылы кызы Айгөл Низаметдинова, Олы Кайбыч егете, Апас аграр көллиятенең өченче курсында укучы Рамазан Сөнгатуллин аннан җылы тәэсирләр белән кайтты.
- Мәңгегә хәтердә калачак күңелле һәм мәгънәле сәфәр булды ул, - диде Мансур ага, хатирәләре белән уртаклашып. - 24 август көнне көндезге сәгать бердә "Казан" милли-мәдәни үзәге каршындагы митингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм башка рәсми затлар безгә күңелле ял теләп, озатып калдылар. Иртә белән башкалага килеп төштек, автобуслар каршы алды. Мәскәүдә без төрле тарихи урыннарда - Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда, Кызыл мәйданда булдык, Мавзолейны күрдек, Поклон тавына мендек, Манеж мәйданы, Василий Блаженный храмы, Жуков, Минин һәм Пожарский һәйкәлләре янына да алып бардылар. Экскурсоводлар безгә һәм яшьләргә илебезнең данлы үткәне һәм бүгенгесе турында бай мәгълүмат бирде. Мәскәүдә бөтенләй булганым юк иде, дип әйтергә дә була, 1953 елда армиягә киткәндә һәм 1955 елда армиядән кайтканда вокзалына тукталган идек. Мәскәү искиткеч матур шәһәр икән.
Сугыш ветераны Газиз Хәмидуллин да башкалада 40 ел элек булган. Ул да ветераннарга һәм яшьләргә шундый зур бүләк ясаучыларга рәхмәтле.
- Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә татыган өлкән буын кешеләренә хөрмәтнең чагылышы итеп кабул иттем Мәскәүгә җибәрүләрен. 85 яшемдә ерак юлга чыктым. Яшь юлдашларыбыз Рамазан белән Айгөл безгә бик игътибарлы булдылар, гел ярдәм итеп тордылар, икесе дә тәрбияле бала икән дигән фикердә калдым. Яшьләр экскурсиядә бик кызыксынып йөрделәр, тарих, үткәннәр белән кызыксыналар.
"Җиңү поезды"нда сәяхәт итеп кайтучыларны мәктәпләргә чакырып, хатирәләрен тыңласалар, бергәләп фотога да төшсәләр, бу үсеп килүче яшь буында кызыксыну уятыр иде. Сугыш чорын үз күзләре белән күрүчеләрнең яшь буынга биреп калдырырдай бай мирасы бар ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев