Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев комсомол турындагы хатирәләре белән уртаклашты

Өлкәнрәк буын кешеләренең күбесе комсомолда булган елларын якты хатирәләр белән искә ала. Чөнки аларның яшьлеге кызыклы вакыйгаларга һәм файдалы эшләргә бай булган. 1987-1991 елларда Апас районы комсомол комитетының беренче секретаре булып эшләгән Рәмис Хәялиев шул чорга кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты. Ул хәзерге вакытта Кайбыч районы башлыгы урынбасары.

– Рәмис Рафисович, сезнең өчен комсомол нәрсә ул? Ул тормышыгызда нинди роль уйнады?
– Мәдәният, спорт чараларында һәрвакыт катнашсам да, баштарак мин үземне иң активлар сафында булдым дип әйтә алмыйм. Апас һөнәр училищесында укыдым, аннары Мәскәүдә югары уку йортын тәмамладым. Ике ел үзем белем алган училищеда укыттым. Шуннан мине партия райкомына чакырдылар һәм районның комсомол оешмасы белән җитәкчелек итәргә тәкъдим иттеләр.  Аңа кадәр партиягә кандидат итеп  алдылар, чөнки партиядә булмаган кеше бу вазифаны башкара алмый иде. Кыю рәвештә әйтә алам, комсомол – минем язмышым ул, актив була торып та, аның сафларында тормау мөмкин түгел иде. Яшьләр оешмасы буларак, комсомол үткәндә калса да, мин аннан беркай­чан да ваз кичмәячәкмен.
Апас районының комсомол оешмасы, Арчаныкы белән беррәттән, республикада иң зуры иде. Шуңа күрә һәрвакыт күз уңында булдык, ә лидерлыкны эш-гамәлләр белән расладык. 
Элеккеге хезмәттәшләремне, активистларны күргәндә, аларда яшьлек энергиясе, энтузиазм, тормышны ярату кебек сыйфатларны эзлим. Бер дулкында булуыбызны белгәч, күңелне шатлык хисе били. 

– Ул вакыттагы нинди чаралар исегездә калды, активистлардан кемнәрнең исемнәрен атап үтәр идегез?
–Инициативалы шәхесләр дә, күркәм һәм истәлекле эшләр дә күп булды. Акцияләр, җыелышлар, мәдәни һәм спорт чаралары еш үткәрелде, политклуб эшләде. Мәсәлән, комсомол яшьләре фермалары оештыру традициясен дәвам иттек. Алар башкалардан хезмәт җитештерүчәнлегенең югарылыгы, көндәшлек рухы белән сугарылган булулары белән аерылып торды. Мондый коллективлар Кече Кайбыч, Чүти фермаларында да бар иде. Алар белән Рәшит Зиннуров һәм хәзер Чүти мәчете имам-хатыйбы булган Рәшит Вилданов җитәкчелек итте. Иске Чәчкаб, Борындык фермалары коллективлары да бердәм булулары белән аерылып торды. Безнең заманда аренда подрядларына нигез салынды. Комсомол яшьләренең арендалы звенолары оештырылды. Бу эштә дә артта калмадык, Апас районы базасында (Кайбыч шунда керә иде) хәтта республика семинары да үткәрдек. 1998 елда комсомолның 70 еллыгы уңаеннан, Апас һәм Кайбыч районнарының барлык буын комсомол лидерлары белән очрашу үткәрүебез хәтердә калган.
Кагыйдә буларак, комсомол оешмаларын җитәкләүчеләр гомер буена үзләренең лидерлык сыйфатларын саклап калалар, аларга башкалар да иярә. Миңа кадәр эшләгән Фиргать  Фәтхуллинны яхшы яктан искә алам. Беренчел комсомол оешмалары секретарьлары  Борындыктан Гүзәл Фәтхуллина, Чулпан Камалиева, Олы Подберезьедан Федор Чекмарев актив һәм инициативалы булулары белән аерылып торды. Район комсомол комитеты хезмәткәрләре Гөлҗиһан Низаметдинова, Фәнзилә Биктимерова, Гүзәл Хәялиева, Илсур Гатиятул­лин, Илфат Шәрәфиев та шундый сыйфатларга ия булулары белән хәтергә кереп калган. Юрий Михайлов Кайбыч районы  комсомол комитетының бердәнбер секретаре булып эшләргә өлгерде. Ул бүген дә актив, районда спорт юнәлешендә эшли. Элек мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре һәм комсомол райкомы әгъзасы булган, бүгенге көндә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге башкарма комитеты белән җитәкчелек итүче Рушания Лотфуллинаның хәзер дә күңелендә яшьлек уты сүрелми. Ул чорда илебездә пионер оешмалары да гөрләп эшләде. Бик күп пионервожатыйларыбыз намуслы, тырыш хезмәтләре белән аерылып торды.

– Комсомол сезгә нәрсә бирде? Ул елларда туплаган тәҗрибәнең алдагы эшчәнлегезгә йогынтысы булдымы? 
– Комсомолда я әйдәп баручы, я иярүче булырга кирәк иде. Бер вакыйга искә төште. Әле яңа гына укуны тәмамлаган чагым иде. «Татарстан яшьләре» газетасында көрәш буенча беренче тапкыр турнир үткәреләчәге турында укыдым да, комсомол райкомына барып, бездә дә шундый турнир узачакмы дип сорадым. Райком секретаре спорт җәмгыяте рәисен чакырды да, миңа әлеге ярышны оештыруны йөкләделәр. Комсомол минем өчен тормыш һәм һөнәри үсеш мәктәбе булды. Мәсәлән, шундый комсомол гадәте сакланып калган – лидерлар сафында баручыларны игътибарсыз калдыра алмыйм. Һәр структурада кадрлар әзерләүне даими кайгыртырга кирәк дип саныйм. Ә актив һәм инициативалы булу тормышта һәрвакыт ярдәм итә дип уйлыйм.

– Комсомол кебек көчле оешма хәзерге яшьләргә дә кирәк дип саныйсызмы? Җәмгыятебез идеологиягә кытлык кичерәме?
– Бүгенге яшьләребезнең күбесе талантлы һәм актив дип саныйм. Шулай да тискәре фикерләр дә ишетергә туры килә. Андыйлар һәр чорда да  булган. Лидер яшьләр хәзер дә күп. Ил дәрәҗәсендә төрле хәрәкәтләр, берләшмәләр оештырыла башлавы алар да, безнең замандагы яшьләре кебек үк, аралашуга, уртак күркәм эшләрдә берләшүгә мохтаҗ булуын аңлата. Димәк, яшьләр структуралары да кирәк. Элеккеге кебек сәяси булмасын ул, ватанпәрвәрлеккә нигезләнсен. Ә идео­логия, әлбәттә, кирәк. Кайбычта тәрбия кече Ватаныңны ярату дулкынында алып барыла.

– Әлеге тарихи дата ничек билгеләп үтеләчәк?
– Комсомолның 100 еллык юбилеена вакыт бик аз калып бара. Шуңа күрә районда юбилей чараларын үткәрү буенча оештыру комитеты булдырылды. Аның максаты – хәзерге буыннарга комсомолларның эшчәнлеге турында сөйләү, үткән еллар тәҗрибәсе белән уртаклашу. Һәр мәктәптә стендлар, күргәзмәләр ясарга, комсомолларның истәлекләрен тупларга, алар белән очрашулар үткәрергә тәкъдим итәчәкбез. Авыл җирлекләрендә комсомол активистлары исемлекләрен барлау  башланды. Бездә, мәсәлән, ВЛКСМның 17нче съезды делегаты бар. Ул – Борындыктан Илмаз Зарифуллин. Район мәдәният йортында төрле буын комсомоллары белән очрашу кичәсе үткәрү  планлаштырыла. Әлеге чаралар барышында киләсе ел башында ачылачак музей өчен экспонатлар да җыеп булыр дип уйлыйм. Аеруча олы буын кешеләренә мөрәҗәгать итәсем килә: комсомол – сезнең яшьлек еллары, тарихыбыз битләре ул. Алар турындагы истәлекләрне район елъязмасында саклау мөһим. Шуңа күрә хәзер дә активлык күрсәтерсез дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев