Кайбычтагы врач-офтальмолог Айсылу Нигъмәтуллина: “Компьютерның күзгә зыяны бар»
Замана техникасы булган компьютерлар безнең тормышыбызга шулкадәр үтеп керде ки, хәзер ул өлкәннәр генә түгел, балалар кулыннан да төшми. Бик күпләр монитор, гаджетлар артында һәр көнне 7-12 сәгатькә кадәр диярлек вакытын үткәрә. Бу күзләргә бик зур зыян китерә, компьютер күрү синдромы барлыкка килергә мөмкин.
Компьютер күрү синдромы (компьютерный зрительный синдром (КЗС) төшенчәсе бе ренче тапкыр 2000 нче еллар башында кертелә. Гаджетлар белән озак эшләүче кешеләрнең күзләре авырта. Дүрт сәгать бер өзлексез эшләгәч, күзләр кызара, авырта башлый. Тора-бара күз күреме начарланырга мөмкин. Компьютер күрү синдромыннан шәхси компьютерлардан фай даланучыларның 60-90 проценты зыян күрә. Офтальмолог һәр алтынчы пациентта компьютерда эшләүгә бәйле проблемалар ачыклый.
Компьютерда күрү синдромы билгеләре төрлечә. Беренче төркемдә коры күз синдромы күзәтелә. Бу вакытта күз кызара, күз алмасы хәрәкәте вакытында авырту күзәтелә, күзгә нидер кергән кебек тоела. Икенче төркемдә күз күреме бик нык начарлана, астенопия яки күз арый башлый, күрү сәләте кими, күз кабагы авырая, күз алдындагы әйберләр ике булып күренә башлый, язганда, укыганда күзләре тиз арый. Өченче төркемдә баш авырта, муен тирәсе сызлый, баш әйләнә. Баштарак бу билгеләр компьютер артында озак утырганнан соң гына барлыкка килергә мөмкин. Соңрак гадәти көннәрдә дә күзәтелә башлый. Китап укыганда, телевизор караганда да үзен сиздертергә мөмкин.
Коры күз синдромы булга н вакытта күздә дым барлыкка китерүче махсус дарулар билгелибез. Сыек формадагы ул дарулар күздәге корылыкны һәм ком булу сиптомын юкка чыгара. Россиядә ясалма күз яше препаратларының 45 төре тер кәлгән. Дару билгеләтү өчен күз табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдеклегең белән дәвалану һич тә ярамый. Күзләрне яшьләндерүче тамчыларны эш вакытында һәр 2-3 сәгать саен тамызырга кирәк. Чөнки мавыгып эшләгәндә, кеше күзен йомгалап алырга оныта, ә күз өслеген дымландыру өчен күзне минутына 20 тапкыр ачып йомарга кирәк. Эш вакытында күзне ачып йому дүрт тапкырга кадәр кими. Нәтиҗәдә, күз яшьләре эшләп чыгару кими, күзләрнең ялкынсынуы арта. Тиешле чаралар күрү иң яхшы профилактик чара булып санала. Ике сәгать саен күзегезне ял иттерегез. Компьютер каршыннан китеп, тәрәзәдән еракка карагыз. Мөмкин булганда, документларны һәм китапларны кәгазь вариантта укыгыз. Эш урынын дөрес оештырыгыз. Монитор белән күз арасы 65-70 см., ә мониторның өске өлеше күз биеклегендә булырга тиеш. Экранның яктылыгын дөрес көйләгез. Эшләгәндә җилкәләр киеренкелек кичермәсен өчен, клавиатураны өстәл читеннән 10-30 см. эчкәрәк куярга кирәк. Компьютер эшләп торган бүлмәне көнгә бер җилләтеп, дымлы чүпрәк белән җыештыру зарур. Утырган вакытта мускулларыгыз киеренкелектә булмаска тиеш. Тәнәфес вакытында алты метр ераклыктагы әйбергә карап торыгыз. Ярты сәгать эшләгәч, 20 секундлык тәнәфес ясап алу да файдагага гына булыр.
Монитор артында озак эш лә сәгез, “ясалма күз яше” даруларын кулланыгыз. Төз утыруны контрольдә тоту мөһим. Компьютерда эшләү өчен махсус күзлек киюнең файдасы бар. Массаж ясаучы күзлек тә кулланырга була. Кеше норма буенча күзен минутына 18 тапкыр ачып йома, ә экран артында утырганда ул 4-5 тапкырга кими. Шуңа күрә мәҗбүри ачып йому мөһим профилактик кагыйдә булып тора.
Мускул-скелет системасын бозуларны кисәтү өчен муен һәм җилкәне массажлау киңәш ителә. Остеохондроз вакытында махсус күнегүләр комплексын үтәргә кирәк.
Профилактик күрсәтмәләр үтәлүгә карамастан, күзегездә үзгәрешләр сизмәсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез. Бәлки, сездә компьютер синдромы түгел, ә башка күз авырулары бардыр.
Туйганчы йоклагыз. Даими йокы туймау күрү нервының торышына начар тәэсир итә, шуңа күрә күрү сыйфаты сизелерлек кими.
Күзләрегезне ультрашәмәхәдән җәен генә түгел, хәтта кышын да саклагыз. Кояш яктылыгында саклау чараларыннан башка озак булу күзнең өслеген һәм аның эчке структурасын җитди зарарлый. Ультрашәмәхә нур еш кына катарактаның үсешенә сәбәпче булып тора.
Җәмәгать транспортында һәм караңгы урыннарда укымагыз. Яктылык җитмәү күрү талчыгуын тудыра, нәтиҗәдә күрү сәләте начарая.
Күзләргә ял бирегез. Уку, телевизор карау, компьютер артында эшләгән дәвердә пауза ясагыз (10-15 минут). Аз вакыт виртуаль чынбарлыкта булыгыз, ә күбрәк –саф һавада. Озак йөрү гомумән бөтен гәүдәгә яхшы йогынты ясый. Спорт һәм хәрәкәтчән уеннар сезгә сәламәтлекне һәм яхшы күрү сәләтен саклап калырга ярдәм итәчәк. Күзләрнең сәламәтлеге өчен идеаль спорт төрләре –бадминтон һәм теннис.
Күзләр өчен «дөрес» продуктлар сайлагыз. Күзне А, С, В, Д, Е, цинк витаминнары, балык һәм диңгез продуктларында, үсемлек майларында, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булган май кислоталары саклый.
Сак булыгыз, күзләрегезне имгәнүләрдән һәм җәрәхәтләрдән саклагыз. Күзләрегезне йомшартыгыз. Даими рәвештә күзләр өчен гимнастика ясагыз, ул күзләрнең мускулларын тонуста тотарга булыша. Укыганда муен һәм аркагыз туры булсын, ул канның кан тамырлары буенча иркен йөрүен булдыра, димәк, күзләр өчен дә файдалы.
Тәмәке тартмагыз. Тәмәке тарту күрү сәләтен югалтуны икеләтә арттыра.
Борчылуга җитди сәбәп булмаган очракта да, күзләрегезне даими тикшертеп торыгыз. Кайбер җитди күз авырулары озак вакытлар сиздермәскә дә мөмкин. Мәсәлән, глаукома яки күзнең челтәр сеткасы дистрофиясе кебек авырулар тулы сукырлыкка китерә. Иртә стадияләрдә симптомнары күзәтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев