Колаңгыда узган Авыл көне мизгелләре
Моннан берничә ел элек Авыл көнен үткәрүне башлап җибәргән Олы Подберезье авыл җирлегенең үрнәге яхшы булды, хәзер аны барлык авылларда да үткәрәләр диярлек. Без, журналистлар, аларның барысында да да катнашып та бетерә алмыйбыз, ә инде барганнарыннан авыл кешеләренең бердәм булып, матур итеп яшәүләренә, җыр-биюләргә оста булуларына сокланып кайтабыз.
Колаңгы авыл җирлегендә дә бик күңелле узды Авыл көне. Тирә-юне чәчәкләргә күмелгән күпфункцияле үзәк артындагы мәйданга авылның олысы-кечесе җыелды. Милли киемнәрдәге “Радуга” фольклор ансамбле җырчылары, үзешчәннәр чыгыш ясарга җыена, ризык тулы рәт-рәт өстәлләр тезеп куйганнар, балалар батутта сикерә, тәмле ризыклар сатучылар янында бөтерелә, авылдашлар, кайткан кунаклар бер-берсе белән күрешә, яшьләр, мәктәп укучылары серләшә, шашлык пешә, самаварлар кайный. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов үз чыгышларында Түбән Колаңгы, Бәли, Колаңгы станциясе поселогын үз эченә алган җирлекнең елдан-ел матурлануы, Президент программаларының уңышлы тормышка ашырылуы хакында сөйләделәр, авыл халкына күңелле ял сәгатьләре теләделәр. Колаңгыда кайчандыр басу булган урында хәзер берсеннән-берсе матур итеп заманча төзелгән яңа йортлар калкып чыкты, Казан читләрендәге кебек коттеджлар бистәсен хәтерләтә ул.
Бәйрәмне алып баручы Светлана Абросимова авылларының тарихы белән дә таныштырды.
-Унтугызынчы гасыр урталарында бу җирләрдә крестьяннар, алпавытлар яшәгән. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән, фермалар булган. Егерменче гасыр башында җил тегермәне дә эшләгән, фермада куяннар да үрчеткәнәр, итен дәүләткә тапшырганнар. Үз эшен оста белгән тимерче, теләсә кайсы һава шартларында да җилне тотып, бодай тарттырган. Бөек Ватан сугышы елларында авыл янындагы басуда чөгендер, бәрәңге, кишер үстергәннәр, аны хатын-кызлар, балалар кул белән эшкәрткән, ирләр фронтка киткән. Онны, яшелчәләр өлгергәч, аны киптереп, фронтка озатканнар,- диде ул. -Бәли авылы 18 гасырда барлыкка килгән. Екатерина патша кушуы белән мондагы барлык буш җирләрне дә алпавытларга һәм дворяннарга бүлеп биргәннәр. Бәли авыл җирләрен дворяннар Лакреев- Пановларга бүленгән. Бу нәсел авыл белән 1716-1857 елларда идарә иткән. Алар бу җирләргә башка биләмәләрдән крепостной крестьяннарны күчергән. Соңыннан авылга алпавыт Курицин килгән һәм революциягә кадәр шушында булган, аннан соңгы язмышлары билгесез...
Светлана Абросимова һәр авылның тарихына әнә шулай тукталды, җирлектәге бүгенге тормыш турында җентекләп сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов әйтеп узганча, монда барлыгы 212 кеше яши. “Иң төп байлыгыбыз – күпмилләтле халкыбыз”,- диде ул. Монда руслар, татарлар, украиннар, белоруслар, кыргызлар бер гаиләдәй дус-тату гомер кичерә”. Бердәм булып яшәүләре бу бәйрәмдә дә ачык күренде. Бүләкләүләр өлеше тәмамланганнан соң, барысын да табынга дәштеләр. Ул арада зу-у-ур казан белән пылау белән дә алып килделәр.
-Бу нәкъ үзбәкчә пешкән пылау. Аны кояшлы Үзбәкстан якларында яшәп, монда кайтып төпләнгән Зумрат Кәримова белән бергә әзерләдек. Табындагы кабартмаларны да ул пешерде,- диде Рәбыйга апа Сәлимова. - Зумрат ханым үзе бәйрәмгә килә алмады, сые- бәйрәмгә килгән бөтен кешегә дә җитәрлек. Без монда бик бәхетле яшибез, зарланырга нигез юк.
Авыл уңганнары пешергән пироглар, шушы авылда кибет тотучы Лилия Шәмсетдинованың зур бәлешен дә авыз иттек. Җырлап-биеп рәхәтләнеп күңел ачтылар Авыл көнендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев