Кошман киләчәккә кыю атлый
Гыйнварның соңгы көннәрендә Кошман авыл җирлегенең отчет җыелышында хәбәр ителгәнчә, җирлеккә караган Кошман авылында һәм Урсак урман хуҗалыгы поселогында 837 кеше яши. Узган елда биредә дөньяга килгән 14 баланың һәркайсы тулы гаиләләрдә үсә. Җиде яңа гаилә барлыкка килгән, аерылышучылар теркәлмәгән.
Бер яктан, бу саннар Кошман кебек зур авылның киләчәге өчен әллә ни зур үзгәреш ясамас. Икенче яктан, барыбызга мәгълүм ки, авылларыбызның киләчәге - яшьләр кулында, аларга туган җирендә чәчәсе-урасы, гомер итәсе, нәсел калдырасы, ата-бабалар туфрагын ныгытасы. Халыкның күпчелеге бюджет өлкәсендә эшли, район үзәгенә якын яшәү әнә шундый мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр ике тапкыр кимрәк, иллегә якын. Нибары 15 кешенең генә керем алырдай хезмәт урыны юк. Алар "Үзмәшгульлек" программасына таянган, район буенча да берничә генә булган гаилә фермаларының икесе Кошманда булуы да халыкны эш урыннары белән тәэмин итүгә үз өлешен кертми калмас. Ел ахырына бер хуҗалыкка уртача керем 38653 сум тәшкил иткән. Сөт тапшырудан сыер хуҗалары ике миллион ярымнан артык табыш алган. Сүз уңаеннан, сыерлар санын киметмәү өчен дә чаралар күрәләр, шулай да хуҗалыкларда җиде сөтлебикә кимегән. Сыерлы йорт - сыйлы йорт, дигәннәр борынгылар. Шулай икәнлеген икешәр сыер сараучы Гайнетдинова Гүзәлия, Хәйруллина Илһамия, Җәләлиева Мөслимә, Шәрәфиева Гөлфирә, Шәрәфиева Рузилә, Халитова Гөлирә апалар яхшы аңлый. Мал-туар тоту тырышлык өстенә, чыгымнар да сорый. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да шул фикердә: авыл кешесенә үзеннән арткан авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга чыгарып, өстәмә керем алу мөмкинлегеннән тулысынча файдаланырга өйрәнәсе бар әле.
Кошман авыл җирлегендәге хокук тәртибе өчен полициянең участок уполномоченные Дамир Гыяниятуллин җаваплы. Узган елда биш җинаять теркәлгән, җинаятьчеләрне ачыклый алганнар. Участок чагыштырмача тыныч санала. Кичке уннан соң урамда йөрүче 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр белән мәктәп белән берлектә эш алып барыла. Хокук бозучыларга карата төзелгән беркетмәләрнең күпчелеге эчкечелек һәм тыелган урынга чүп-чар түгү белән бәйле. Һич арттыру юк: язын һәркем йорт-җирен чистартып, чүпне читкә чыгару уңаен карый. Бу табигый хәл. Әмма аны махсус урыннарга, яисә гел бер урынга гына түгәргә дә мөмкин бит. Урам уртасына, тыкрыкларга чүп таулары өеп, туган ягыбызның гүзәллеген, чисталыгын юкка чыгарабыз ләбаса! Балачактан уйнап үскән су буйларын, болыннарны чүплек итү - җансызлык. Яңа закон буенча ким дигәндә 2000 сум штрафка тарту күздә тотыла, элек бу сумма 100-300 сумнар иде. Җыелышта катнашкан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та мәсьәләгә борчылуын белдерде. Хуҗасыз этләрнең үрчүенә дә әнә шул авыл тирәсендәге чүплекләр сәбәпче: анда түгелгән азык-төлек калдыклары, хәтта үлгән терлекләр этләрне үз тирәсенә җыя. Авыл йортларына якын урнашкан мондый чүп өемнәре янгын китереп чыгарырга да мөмкин. Төрле күзәтү органнарыннан килгән тикшерүләр авыл җирлегенә штраф суга, билгеле.
Түбән Кошман зиратына илтүче Такташ урамына таш юл салу үз чиратын көтә. Рәмис Хәялиевнең бу уңайдан фикере өметле: әкренләп булса да, юллар төзеләчәк. Бүген үк салынмас, билгеле, әмма сабыр иткән - морадына җиткән, диләр бит. Узган елда Рафил Саттаров урамыннан Чишмәле урамы башында урнашкан гаилә фермасына кадәр юл салынды, югыйсә, Әтрәч урамында пычрак вакытта машина белән түгел, җәяү дә йөреп булмый иде.
Гомумән алганда, район башлыгы урынбасары Кошман авылының киләчәген өметле, бүгенгесен яшәү өчен барлык шартлары булган авыл буларак бәяләде. Авылларда "депрессия" күзәтелә, дип чаң суккан заманда Кошманның уңышлары күзгә күренеп арта. Теркәлмәгән йортларга дәүләт теркәве уздырып бетерәсе, ата-бабалар җирләнгән мәңгелек йортлар - зиратларны тәртипкә китерәсе, профилактик эшне активлаштырасы һәм тагын күзгә күренмәс вак-төяк меңләгән эш-мәшәкать авыл җирлеге җилкәсендә. Тырышкан - табар, тырыш халкы булганда Кошманга бернинди депрессия дә янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев