Кошманның киләчәге өметле
Кошман авылын һәм Урсак урман хуҗалыгын берләштергән Кошман авыл җирлеге өчен 2012 ел зур борылыш чоры булды. Моңа кадәр "Садриев" КФХна караган хуҗалык "Заволжье" җәмгыятенә кушылды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре даими хезмәт хакы алып, хезмәтенең бәяләнүен тоеп эшли хәзер.
Кошманның район үзәгенә терәлеп диярлек урнашуы халыкка авыл хуҗалыгы өлкәсеннән читтәрәк эш табарга мөмкинлек тудыра. Шуңа да 91 кеше бюджет өлкәсендә, 71е төрле оешмаларда, 97 кеше районнан читкә китеп эшли. Элек-электән һөнәрчеләре - кирпеч сугу, балта осталары, бабачылары, итек басучы, мич ясаучылары белән дан тоткан Кошманда бүген беркая да эшләмәүче 15 кеше булуы, гәрчә бу сан зур булмаса да, авылга тап төшерә сыман. Бүген дә кирпеч салу, тимер ябыштыру, балта эшенең осталары тирә-як авылларга да билгеле. Шәхси эшмәкәрләр, үз крестьян-фермерлык хуҗалыгы төзүчеләр дә аз түгел. Эшмәкәрлеккә хирыслык әнә шул кирпеч сугу, итек басу заманнарыннан ук киләдер. "Лизинг-Грант", "Гаилә фермалары" кебек программалар аша дәүләттән ярдәм алып, үз эшен башлаучылар да аз түгел. 2012 елда 35 хуҗалык сигез миллионнан артык субсидияле кредит кына алган. Авылның киләчәге өметле дип, тулы ышаныч белән әйтергә була.
Шөкер, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр азчылыкны тәшкил итсә дә, терлек асраучылар кискен кимемәде. Дөрес, ике ел эчендә сыерларның саны 20гә кимеп, 108гә генә калган. Хуҗалыкларында ике сыер асрап, сөтен савып тапшыручы Гүзәлия Гайнетдинова, Илһамия Хәйруллина, Илһамия Сәлахова, Дилә Насретдинова, Гөлнара Борһановалар аз булса да керем ала. Берничә баш мөгезле эре терлек үстерүче тырыш егетләр Илнар Нәфыйков, Айрат Нәфыйков, Илдар Кадыйровлардан да үрнәк алырлык. Авыл хуҗалыгын үстерү максатындагы программалар әнә шундый мөмкинлекләр бирә. Авылның "Заволжье" җәмгыятенә кушылуы да халыкка файдага булуы күз алдында.
Шулай да, Кошман халкын борчыган мәсьәләләр бар әле. Шуларның берсе - су белән тәэмин ителеш. Җәйге эссе чорда кайбер урамнарга су килеп җитә алмавыннан зарлана халык. Дөрес, гаеп атта да, тәртәдә дә. Явым-төшем булмаган арада хуҗалыклар суны бакчаларга, люцерна, бәрәңге җирләренә агыза, нәтиҗәдә, су югарыда урнашкан урамнарга менеп җитә алмый. Югары Кошманга су җитмәү мәсьәләсен киләсе язда тагын бер башняны эшләтеп җибәреп хәл итәргә уйлыйлар. Гомер-гомергә авыл кешесенең баш авыртуы булган юллар проблемасы, акрынлап булса да, хәл ителә. Такташ урамына, Кече Кошман зиратына илтүче юлга таш җәелде. Чиратта - Сәгыйди урамының бер өлешенә һәм Татарстан урамына таш юл җәю. Әлбәттә, мондый күләмле эшләрне район җитәкчелеге ярдәменнән тыш башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Кошманлыларның иң зур шатлыгы - ике этажлы мәдәният йорты бинасы төзекләндерелү булды дисәм, ялгышмам. Бу бинада почта элемтәсе бүлекчәсе, авыл җирлеге, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә дә урнашкан. Моңарчы су үтеп җәфалаган түбәне профнастил белән ябу, тәрәзәләрне пластикка алыштыру, мәдәният йортына тимер ишек кую, идәннәрне алыштыру өчен 1 миллион сумнан артык чыгым тотылган. Ниһаять, халыкның күптәнге гозере исәпкә алынып, тагын бер фельдшер халыкка хезмәт күрсәтә башлады. Почта элемтәсе бүлекчәсе бүлмәсе зурайтылуы да халыкка уңайлырак булсын өчен эшләнде. Югыйсә, ике хезмәткәр утырган бүлмәгә клиентлар сыярлык түгел, тар коридорда көтәргә мәҗбүр иделәр.
Кече Кошман зиратының 200 метр озынлыктагы бер ягы халыктан җыйган акчага профнастил рәшәткә белән тотылган. Гомумән, ике мәчетнең имамнары - Ибраһим һәм Фәрит хәзрәтләр зиратларны төзекләндерү эшен оештыруга җитди алынды. Түбән Кошман зиратының калган өлешен дә төзекләндерү өчен халык ярдәменнән башка булмый. Шөкер, моңарчы кошманлылар бу яктан ярдәм итәргә һәрчак әзер торалар иде, бу юлы да шулай булыр дигән өмет бар. Эшмәкәр егетләр дә һәрчак булышып торалар.
Авылның киләчәген билгели торган тагын бер фактор - туучылар саны. 2012 елда 12 (аларның өчесе -Казанда) нәни кошманлы дөньяга аваз салган. Авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге 49 бала бар. Балалар бакчасына 30 бала йөри. Кызганыч, шул ук вакытта 15 кеше вафат булды. Араларында 50 яшькә җитмәгән дүрт ир-атның һәм дүрт яшьлек баланың булуы аеруча тетрәндергеч.
Шунысы шатландыра: яшьләр спортка, вакытны файдалы итеп үткәрүгә тартылалар. Авыл егетләре - физкультура укытучысы Айдар Насретдинов, Рушан Сайранов, КФУның 5 курс студенты Динар Гатауллин мәктәп укучыларын, авыл яшьләрен берләштереп, хоккей, көрәш һәм башка түгәрәкләр алып баралар. Мәдәният йортында аның мөдире Мәдинә Фатыйхова һәм китапханәче Гөлия Сафиуллина төрле чаралар, концерт-очрашуларны даими оештыралар. Үткән җәйдә Кошманда Сабантуй үткәрелүгә аеруча өлкәннәр һәм читтән кайтучылар шатланды. Күрешү, аралашу, танышу, яшьлекне искә алу өчен менә дигән мөмкинлек бит бу! Авыл җирлеге өлкән буынга мөмкин кадәр күбрәк игътибар юнәлтергә тырыша. Сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары өчен очрашулар, Коръән ашлары, кичә-бәйрәмнәр үткәрәләр. Кошман авылы өчен килешә торган әйбер булмаса да, караучысыз ялгыз калган Рәхилә апа Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында иде, хәзерге вакытта авылдашы Флера апа Мотыйгуллина аны үз тәрбиясенә алды. Игелекле гамәле өчен авыл халкы аңа чиксез рәхмәтле.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаның эшчәнлеген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин югары бәяләде:
- Авыл җирлекләре арасында Лилия Рәзшитовнаның хезмәте алдынгы урында. Кошман - иң бай авылларның берсе. Халык эш белән тәэмин ителгән, уңайлыклар тудырыла. Су белән тәэмин итүдә авырлыклар булса да, өйләрегезгә чишмә суы килә, җитешсезлекләрне бетерү өстендә эш алып барылуын да яхшы беләм. Киләчәктә юллар да булыр. Сез бу яктан бүген дә мактана аласыз: райондагы 21 торак пунктта юллар юк. Мәсәлән, Надеждинога көзге-язгы пычракта машина белән дә керерлек булмый, беренче чиратта әнә аларга юл салырга кирәк. Әлбәттә, булган һәр мөмкинлекне халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен файдаланачакбыз. Якын киләчәктә Кошманда модульле ФАП төзергә кирәк дигән уйда мин, - диде ул. Булганына шөкер итеп, яхшысына өметләнәсе генә кала. Лилия Сафина кебек булдыклы авыл җитәкчесе булганда, хыяллар чынга ашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев