Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Урсак мәктәбе укытучысы җитмеш төрле һөнәргә ия

Ил карты да сиңа сәлам биреп, “Мөгаллим” дип, зурлап эндәшә. Яшьләр синнән матур үрнәк алып, Күркәмлектә сиңа тиң ләшә. Госман Садә

Ул барысына да өлгерә. Аның янына киңәшкә киләләр. Аны авыл халкы “алтын куллы” дип атый. Сүз Олы Урсак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Вәлиев Рифат Газизулла улы турында бара. Ул күп еллардан бирле мәктәптә физика, химия һәм технология дәресләре укыта.
Рифат Газизулла улы дәресләрендә шәхси юнәлешле алымнар куллана. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәп кә алып эшли. Аның дәресләрендә компьютер һәм заманча технологияләр зур роль уйный. Һәр дәрес күрсәтмә әсбаплар, приборлар һәм җайланмалар ярдәмендә уза. Дәресләрендә укучыларның төрле тәҗрибәләрне мөстәкыйль рәвештә үтәүләренә аерым игътибар бирә. Укы тучының физика, химия һәм мәктәп кабинетларын җиһазлаудагы өлешен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Дәресләрендә тикшере нү алымнарын куллана. Укучыларны физика, химия өлкәсендә халык хуҗалыгы һәм фән казанышлары белән таныштыра.
Рифат Газизулла улы төрле яклап мавыгучан кеше. Үзешчән сәнгать бе лән мавыга, җырлый, техниканы камил белә. Егет кешегә җитмеш төр ле һөнәр дә аз. Халкыбызның борынгыдан килгән бу әйтеме нәкъ менә Рифат абыйга туры килә. Аның белмәгән эше юктыр. Ул тракторчы да, шофер да, балта остасы да. Шул ук вакытта тимерне дә үзенә “буйсындыручы”. Ватылган, искергән әйберләрне менә дигән итеп ремонтлап куя. “Кулыннан гөлләр тама”, диләр андый кеше турында. Бу дөрестән дә шулай. Тырышып-тырмашып, бизәкләп, сырлап, матурлап иҗат итә ул. Үз куллары белән мини-трактор, велосипед, бал аерту аппараты һәм башка техника җыю дисеңме! Төгәл, максатына ирешүчән Рифат Вәлиев үз эшен яратып башкара.
Һәрнәрсәне җиренә җиткереп үтәргә күнек кән сабыр холыклы укытучы укучыларыннан да шуны таләп итә. Кадак-чүкеч тотарга өйрә нүче малайлардан башлап, балта остасы эше серләренә төшенеп килүче үсмерләргә кадәр аның тирәсендә бөтерелеп йөри. Яратып, үз итеп, “Рифат абый” дип эндәшәләр. Аның янына кем генә ярдәм сорап килмәсен, барысына да булышырга әзер ул.
Мәктәптә «Яшь техник» түгәрәге алып бара. Бу түгәрәккә малайлар аеруча яратып йөри. Анда 5-9 сыйныф укучылары шөгыльләнә.
Балаларны төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаштыру укытучы эшенең аерылгысыз өлеше булып тора. Безнең укучылар «XXI гасыр Кулибиннары» район, республика олимпиадасында актив катнаша. Алмаз Габделхадиев, катнашазык агрегаты җыеп, Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән "XXI гасыр Кулибиннары" дигән республика бәйгесендә икенче урынга чыкты. Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар Советы президиумы карары нигезендә укытучы "Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенә 55 ел" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Аңа әлеге зур бүләкне балаларга өстәмә белем бирүнең 95 еллыгы уңаеннан Чаллыда узган рес публика тантанасында тапшырдылар. Рифат Газизулла улының укучылары республиканың техник юнәлештәге югары уку йортларына укырга керә.
Күп еллар җитәкче урыннарда да эшләде ул. Кайда гына эшләсә дә, үзен һәр кеше күңеленә юл таба белүче оста педагог, талантлы оештыручы, үз артыннан башкаларны да әйдәп, рухландырып барырга сәләтле абруйлы шәхес итеп танытты. Бушанча, Олы Урсак мәктәпләрендә директор булып эшләү дәверендә көчле коллектив туплады, балаларга ныклы белем, тәрбия бирде. Авиация юнәлешендәге югары уку йортын тәмамлаган педагогны, кулы һәр эшкә дә ятуы, яшүсмерләрдә техникага кызыксыну уята алуын истә тотып, район үзәгендә ачылган "ЭКО" балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә дә түгәрәк җитәкчесе итеп куйдылар. Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи, ди халык. Ул һаман искиткеч гади, кече күңелле, хезмәттәшләренә терәк булып кала. Хәзер дә аны бергә эшләгән хезмәттәшләре зур ихтирам белән искә ала, кирәк булса, киңәшкә килә.
Дөньяда мәгънәле һәм күркәм яшәү өчен кимендә өч нәрсә кирәк, диләр. Берсе – мәхәббәт, гаилә. Икенчесе – терәк, яраткан эш. Өченчесе – яхшы дуслар. Рифат Газизулловичта боларның барысы да бар. Тормыш иптәше Илсия Вәлиевна белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде оныкларын тәрбияләргә булышалар. Улы Рамил техник фәннәр кандидаты, КДТУда (КАИ) укыта. Ике кызы да, педагогия университетын бетереп, әти-әнисе юлыннан китте. Гаиләләре белән Казан шәһәрендә яшиләр, балалар тәрбиялиләр. Әтиләренең хыялы тормышка аша, тормыш шулай дәвам итә. Яшәү мәгънәсен үзенең эшендә тапкан олы җанлы педагог ул Рифат Газизулла улы.
Бүген ул яраткан балаларының таянычы, туган нарының хөрмәтлесе. Без, хезмәттәшләре, авылдашлары, аның белән горурланабыз, алар гаиләсеннән үрнәк алабыз. Аңа тормышында бәхет, яраткан эшендә зур уңышлар теләп калабыз.


 

Люзия Абдуллина,
рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев