Сугыш елы ятимнәре
Бөек Ватан сугышы елларында да безнең районда ятим балаларны яклаучысыз калдырмаганнар. Алай гына да түгел, илебезнең төрле почмакларында яшәүче ятимнәрне дә сыендырганнар.
Әлеге тарихи фотографияләрдә сугыш аеруча көчле барган шәһәрләрдән эвакуацияләнгән балалар өчен 1942 елда Мәлкидә ачылган интернатта яшәүче малай-кызлар сурәтләнгән. Аларның күбесе Белоруссиядән. Язмышларын беләсе иде аларның, араларыннан бәлки кайсы да булса исәндер. Бәхеткә, шул елларда Мәлки интернатында эшләгән тәрбиячеләр исән әле. Алар белән мин ике ел элек газета укучыларыбызны таныштырган идем инде. Бу фотоларны 1942 елда шушы балалар йортына тәрбияче итеп билгеләнгән һәм ул ябылганчыга кадәр шунда эшләгән Евдокия Малова биргән иде. Яшьлегендә шунда тәрбияче булган Зинаида Аржанухина да безгә ятимнәр турында күп мәгълүмат бирде.
1941 елның 27 августында партия өлкә комитеты ВКП(б) Үзәк комитетының "Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләреннән эвакуацияләнгән балалар турында"гы карары нигезендә Татарстанга Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән, аннан соң Украина, Белоруссия, Эстония, Латвиядән уннарча мең кеше эвакуацияләнә. Район Советлары рәисләренә балаларны җылы киемнәр, уку-язу әсбаплары, ризык белән тәэмин итү бурычы куела. Фашист илбасарлары басып алган шәһәрләрдән китерелгән балалар өчен интернатларның киң челтәре булдырыла. Татарстанда 1941 елда 2250ләп бала кабул ителсә, 1945 елда аларның саны 12 меңгә җитә.
- Мәлкидәге 74 нче балалар йортына 1942 елда Белоруссиядән җиде яшьләр тирәсендәге утызлап баланы китергәннәр иде. Аннан соң, үзебезнең районда яшәүче ятимнәр, караучысыз калган балалар исәбенә йөзгә җиттеләр. Аларның күбесе ятим иде, кайберләре, ашыгыч рәвештә эвакуацияләнү сәбәпле, ата-аналарын югалткан иде, - дип искә алган иде ул елларны Евдокия Васильевна.
Мәлкидәге балалар йорты 1953 елга кадәр эшләгән, аннан соң аны Апаска күчергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев