Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы андагы төсләр һәм символлар нәрсәне аңлатуы турында яза

Кытай күршесендә, Алтай һәм Амур киңлекләрендә борынгы бабаларыбыз – һуннар (гуннар, сөннәр) яшәгән. Алар дәүләтчелеге турында руник язулы шартлы билгеләрне чөй белән ясап язу, клинопись Орхон, Енисей һәм гарәби хәрефле Күлтәгин таш язмалары сакланган. Төрки каганатлар тарихы фәнни өйрәнелә (Лев Гумилев).

Гуннар Болгар ярларына барып җиткәннәр. Һуннарның йола казаны Идел буенда да табылган (Ризаэтдин Фәхретдинов). Барсиллар да, суварлар да төрле гасырларда утка, кояшка, тәңрегә табынганнар. «Утка төкермә.» «Кояш алсуланып баеды – иртәгә көн уңайлы була». Безнең көннәргә килеп җиткән әхлак һәм сәнгати фикерләр күп бу тарихта.
Төп төсләр дә атала. Зәңгәр – күк, яшел үлән, нарат, чыршы, ак – тәңренең күңеле ак, рә химле. Алсу кызыл – кан, җан, көч. Җитлеккән ак барсның тирәлеккә яраклашуы ак һәм кызыл төсләре генотипик үзгәреше тәңренең хикмәтле гамәле дип кабул ителгән изгеләштерелгән.
Татарстан гербы үзәгендә ал һәм ак төсләр киң тарихи мәгънәле. Геральдикада, атамаларда, исемнәрдә барс образы еш һәм иҗади кулланыла. юл. эл. ил. би. ир. Юлбарс. Эльбрус-Кабарда-Балкардагы тау. Илбарис – Ил барсы. Марш Акпарса – роман. Төрки чувашлар хәрәкәте. Бибарс – Барстай би үзәк Азиядә ил башлыгы.
Барс атамасы еллар әйләнешен Кытайдан кергән диләр (тарихчы Фаяз Хуҗин). Ихтимал. Зирәк бабаларыбыз аны татар тормышына яраклаштырган. Фольклорчы Хуҗиәхмәт Мәхмүтов хезмәтендә моңа ачык дәлилләр бар. “Барс елы, барын чәч, һич булмаса, тары чәч”.
Республиканың Дәүләт гербы, Татарстан флагы төсләрен файдаланып, кырыс һәм җитди итеп
эшләнгән. Безнең гербтагы барс – Татарстан гражданнары һәм татар халкы химаячесе.
Герб үзәгендәге дәһшәтле барс – кызыл кояш фонында. Кызыл кояш – яхшы фал, әйбәт билге: аяз көннәр, арулык, яктылык, уңыш, бәхет. Барсның сул ягында – түгәрәк калкан. Ул Республиканың һәм Татарстан гражданнарының хокук, икътисад һәм көч куллану ягыннан сакланулы булуын аңлата. Калканда – сигез таҗлы кашкарый (астра) чәчәге. Бу чәчәкнең символик мәгънәсе бик борынгыдан килә: сигез – җөп сан, ул хатын-кыз затын аңлаткан, гомернең мәңгелек чыганагы дип хатын-кыз заты саналган. Бу чәчәк – озын гомер теләү символы. Татарстан озын гомерле булсын, мәңге яшәсен, дигән мәгънәгә ия.
Барс канатлы. Борынгы заманнарда бу илаһилыкны, бөек идеаллар хакына гайре табигый эшләргә, югары очышка сәләтле булуны аңлаткан. Ул үз канаты астына, химаясенә, Татарстанның барлык гражданнарын сыйдыра.


Герб төсләренең символик мәгънәсе:
Алтын төсе – зиннәтлелек, матурлык, байлык, муллык, өлгергәнлек.
Кызыл төс – өлгергәнлек, көч-энергия, сәләмәтлек.
Яшел төс – язгы табигать, яшьлек, яңарыш. Татарстан яңарышына ишарә.
Ак төс – пакьлек, гаделлек, игелеклелек. Татарстан халкының бөек идеалларына ишарә.
Татарстан Республикасы Дәүләт гербы игелеклелек, гаделлек, гражданнарның бәхет ле тормышы, халыклар дуслыгы, тынычлык һәм прогресс кебек гомумкешелек әхлак кыйм мәтләрен раслый.

Назыйм ХАНЗАФАРОВ,
филология фәннәре докторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев