Үзгәрешләр юлында
Борындык авыл җирлегендә отчёт җыелышы, гадәттәгечә, җанлы узды. Халык күп булмаса да, авылның бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаучылар сорауларны бер-бер артлы яудырып кына торды. Алар һәр өлкәне колачлады: юллар төзелешенә, су белән тәэмин ителешкә, хуҗасыз этләрнең урамнарда хуҗа булып йөрүләренә, авылның картаюына кагылышлы иде.
Мин Борындыкта авыл җыеннарында еш булам, узган ел да катнашкан идем. Элегрәк "малый Петербург" дип аталган зур авылда 2010 ел дәвамында бер генә бала да дөньяга килмәве хакында әрнеп сөйләгәннәр иде, быел исә ике авылга дүрт нәнинең тууын әйтеп үттеләр. Димәк, мәктәпне саклап калырга нигез бар. Авылның картаюы, әзмәвердәй ир-егетләрнең бернинди керем чыганаксыз эшсез ятуы аяныч, билгеле, ләкин авыл кешесенең эшлекле сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән программалардан файдаланучылар да шактый, шуңа да Борындык бу өлкәдә гел яхшы яктан гына телгә алына. Ә менә читкә китеп эшләүчеләрнең саны артуы борчый. Чагыштырмача аз санлы Шүширмәдә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең саны бермә-бер артык, балалар да туып тора, яшь гаиләләр дә авылда юк-юкта төпләнеп кала, яңа йортлар да сафка баса, ә Борындык елдан-ел картая бара. Моның сәбәпләрен ачыкларга җыенмыйм, әмма авылның калага илтүче олы юлга якын булуы да үз ролен уйнаган, җир шарын камап алган глобализация процессы да Борындыкны читләтеп узмаган. Күпләр сәбәбен колхозларны эреләндереп агрофирмалар барлыкка килүенә сылтый, моның да йогынтысы булгандыр, билгеле, ләкин хуҗалыкта да эшлим дигән кешегә эш урыннары юк түгел, Тик җыелышта бу хакта мәгълүмат бирүче генә булмады. Башка агрофирмалардан аермалы буларак, филиал вәкиленең биредә халык җыеннарында күптән күренгәне юк. Фермасы булгач, эше булырга тиештер инде, дип уйларга гына кала, әнә "Алтын кырлар" җәм
гыятендә эшче кулларга ихтыяҗ зур бит. Халык урта мәктәпнең ни өчен төп мәктәпкә, фельдшерлык пунктын ни өчен кысан мәктәп классыннан зуррак бүлмәгә күчерү җаен тапмауларына, җәйге чорда Бәрле елгасы аша буа булмавына, ике якны тоташтыручы күпер төзелеше гел кичектерелүенә, авыл урамнарында электр лампалары аз булуына кагылышлы сорауларга җавапны хакимият вәкилләре белән бергә эзләде. Кайсыбер мәсьәләләр буенча уртак фикергә килделәр, кайсыларын киләчәктә хәл итәргә карар кылдылар. Чүп-чар өемнәрен киметү, авыл терлеген күпер аша ерак болынлыкларда түгел, авылга якын булган көтүлекләрдә йөртү хакында да сүз булды, көтүдә үгез булдыру хакында да... Тик бу хакта сүз чыккач, авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев: "Үгез булмый, Мәдинә бар", - дип кырт кисте. Аның сүзләрен көтүдә инде ничәмә-ничә еллар рәттән үгез булмавыннан интеккән халык хупламады, билгеле. "Техник осеменатор Мәдинә районыбызның иң оста технологларының берсе, ул безнең авылда яши, белгечне читтән көтеп утырасы юк, читтәгесе дә кул сузымында - Колангыда гына, акчасын да җир пайлары хисабыннан гына түлисе, шушы ысул белән сыерларны орлыкландыру терлекне киң таралган лейкоз авыруыннан да саклап калырга мөмкинлек тудырачак", - дип аңлатулар да инандырырлык булмады, көтүдә үгез булса, мәслихәт, диделәр. Шулаен шулайдыр да, ләкин көтүдә үгез булдыру өчен берәү дә үз хуҗалыгында зур чыгымнар тотып хезмәт куярга атлыгып тормый, таләпне авыл җирлеге башлыгына куйганчы бу хактада уйлансын иде халык. Бер-береңне аңлашып эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев