Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Кайбычта 50, 55, 60 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр

08 июля 2019, 15:27

4946

0

0

Илебездә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан ел саен бер- берсен хөрмәт итеп яшәүче, башкалар өчен үрнәк булган гаиләләрне район үзәгендәге кафеда хөрмәтләү тантанасы үткәрелә. Быел бу бәйрәмгә 13 гаилә пары чакырылган иде. Тантанада катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале Чүти авылында 50 ел бергә тату яшәүче Миңниса һәм Ярхәметдин Шәмсетдиновларга тапшырылды. ЗАГС хезмәткәре Алия Мотыйгуллина, мәдәният хезмәткәре Зарема Турнаева алып барган тантана район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Илгиз Насыйров, Светлана Зиадиева, Ләйсән Шамилова башкарган җырлар белән үрелеп барды. Бу хакта тулырак “Кайбыч таңнары” газетасыннан укый аласыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X