Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Вручение аттестатов кайбицким выпускникам

26 июня 2021, 14:25

9537

0

0

Олы Кайбыч мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары мәктәп белән хушлашты.

Мәдәният йортында узган тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, укытучылар, ата-аналар катнашты. Альберт Илгизәрович укучыларга ак юллар, бәхет, үзләре теләгән уку йортларына укырга керүләрен, тормышта лаеклы урыннарын табуларын һәм чын кешеләр булып калуларын теләде. Барлык чыгарылышларга да районның юбилей медальләрен тапшырды, олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләде. Мәктәп директоры Исламия Мусина әйтеп узганча, мәктәпне 26 укучы тәмамлый. Алар арасыннан Ләйсәнә Гарапова белән Азилә Гыйсмәтуллина –алтын, Лия Петухова белән Дарья Тихонова көмеш медальгә лаек булды. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Илфар Баһавиев белән Фәния Петухова укытучылар коллективына тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X