1 гыйнварьдә Кыр Буасы авылында тормыш итүче яраткан әтиебез Валерий Семенович Васильевның туган көне, 70 яшьлек юбилее.

Әтиебез – безнең горурлык. Тырыш, көчле рухлы, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел әтиебезне бөтен кеше хөрмәт итә. Әти, бу көнне сиңа олуг рәхмәтебезне белдерәсе килә. Дүрт баланы аякка бастыру җиңел булмагандыр. Әни белән сине тырышлыгың аркасында без юклык белми, рәхәт тормышта үстек. Үзеңдә булган Һәрбер яхшы сыйфатны бездә дә тәрбияләргә тырыштың, синең ярдәмең белән дүртебез дә бу тормышта нык басып торабыз. Ләкин әле без һаман да синең ярдәмгә мохтаҗ, озак яшә, әти! Сезнең янга кайтып, син пешергән тәмле пәрәмәчләрне ашап, син яккан мунчага кереп килү безнең күңелгә рәхәтлек, яшәргә көч бирә! Туган нигездә һәрвакыт безне көтеп торучы әти белән әни булу безне бәхетле итә! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, әни белән тигезлектә, мул тормышта бәхетле яшәвеңне телибез сиңа, яраткан әтиебез, дәү әтиебез!
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Алдагы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Сиңа олы хөрмәт белән, барысы өчен рәхмәт әйтеп без – кызларың: Люда, Люция, Лариса, улың Ваня, кияүләрең Николай, Ленар, оныкларың Валерия, Ульяна, Аделина, Ралина, Арсений, безнең теләкләргә әниебез, тормыш иптәшең Лида да кушыла.
Нет комментариев