14 гыйнварда Кушкүл авылында гомер итүче әниебез Валентина Георгиевна Муллинага 70 яшь тула

Әниебез бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган кеше, үз һөнәренең остасы: дистәләгән мактау кәгазьләре –шуның дәлиле. Әни бу дөньяга матурлык таратучы: нәрсәгә генә тотынмасын: рәсем ясау дисеңме, төрле кул эшләреме, барысы күз явын алырлык була. Шуңа да безнең матур итеп бизәлгән йортыбыз, бакчабыз бөтен авылга ямь биреп тора.
Әти белән әни дүрт малай һәм бер кыз үстереп аякка бастырдылар. Дүрт киленгә дә беркайчан да тәмле сүзен, якты йөзен кызганмый ул. Әни, мине беренче тапкыр үзенең «казан пирожкилары» белән каршылаганга инде 19 ел булды. Рәхмәт сиңа акыллы киңәшләреңне биреп, бер авыр сүз дә әйтми, мактап кына яшәткәнең өчен. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-
хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа!
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын
Тик син безгә, безгә багышладың,
Һәм бүген дә моны аклыйсың.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Синең белән туган йорт ямьле.
Ин изге теләкләр белән, бөтен якыннарың исеменнән: киленең Люда.
Нет комментариев