Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

25 гыйнварда Кошман авылында гомер кичерүче кадерле әниебез – Раузания Хәмидулла кызы Хәйретдинованың 70 яшьлек юбилеен әтиебез, өч баласы, кияү-килене һәм оныклары бер гаилә булып, куанып каршылыйбыз

25 января 2019, 08:38

1007

0

0

25 гыйнварда Кошман авылында гомер кичерүче кадерле әниебез – Раузания Хәмидулла кызы Хәйретдинованың 70 яшьлек юбилеен әтиебез, өч баласы, кияү-килене һәм оныклары бер гаилә булып, куанып каршылыйбыз

Әниебез мәгънәле тормыш юлын сынауларда сынатмыйча үтеп, сабыр сандыгының ачкычын гомер буе саклап яшәп, төпле акыллы киңәшләре белән туганнарына ярдәм итте, әтиебезнең ышанычлы таянычы булды, безгә – балаларына яшәү үрнәге күрсәтте. Без шатлык-сөенечләребез белән уртаклашырга да, борчу-мәшәкатьләребезне бүлешергә дә аңа киләбез, дөрес киңәш бирәсен беләбез. Әниебез! Гомер бәйрәмең котлы булсын! Өебез һәрчак синең шат елмаюыңнан балкып торсын. Якыннарыңның кайгыртуын тоеп, кылган игелекләреңнең әҗерен күреп, саулыкка тиенеп, тынычлыкта-тигезлектә бәрәкәтле гомер кичерсәң иде. 
Әни, бәгърем, иңнәреңнән кочып, 
Җиңеләйтер идек авыр йөгеңне. 
Мөмкин булса, гел кояшлы гына 
Итәр идек синең күңел күгеңне. 
Зәңгәр күкләр, матур йолдыз белән, 
Исле гөлләр белән җир ямьле. 
Әле дә ярый, әни, син исән-сау, 
Синең белән туган йорт ямьле. 
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен, 
Аяз көннәр булсын җаныңда. 
“Бисмилла” дип син шатланып уянасың 
Гомереңнең һәрбер таңында. 

Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, кияү-киленең, оныкларың, әтиебез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев