Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Апас районы Багыш авылында туып, хәзерге вакытта Бәрлебашы авылында гомер кичерүче, безнең өчен яшәү өлгесе булган кечкенә апабыз НУРИЯ НАСРЕТДИН КЫЗЫ БИКЧӘНТӘЕВАНЫҢ 18 октябрьдә олы юбилее.

18 октября 2018, 09:00

990

0

1

Апас районы Багыш авылында туып, хәзерге вакытта Бәрлебашы авылында гомер кичерүче, безнең өчен яшәү өлгесе булган кечкенә апабыз НУРИЯ НАСРЕТДИН КЫЗЫ БИКЧӘНТӘЕВАНЫҢ 18 октябрьдә олы юбилее.

Кечкенә апабыз! Сине туган көнең, матур бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Кечкенә апабызның яшьлеге авыр елларга туры килгән, сугыш елларын да, аннан соңгы кыен вакытларны да үз җилкәсендә кичергән ул. Җизни белән бергәләп 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары өчен генә түгел, бөтен нәселебез өчен борчылып, җан атып яши ул. Өлкән яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт хәрәкәтчән, күтәренке күңелле кечкенә апабыз безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, сабыр холыклы изге җан, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гадилек, эшчәнлек, сабырлык үрнәге булган туганыбызга Аллаһы Тәгалә биргән гомерен сау-сәламәт килеш, шатлык-сөенечләргә күмелеп, кадерле әни, дәү әни булып яшәвен телибез.
Син ягымлы булдың һәр балаңа,
Мәрхәмәтле – дуска-туганга.
Алдагы көннәреңдә дә сәламәт бул,
Без бәхетле җирдә син барга.
Сөенечләр белән балкып яшә,
Синең белән якты көнебез.
Балалаларың белән бергәләшеп,
Шат, мул, тормыш сиңа телибез.

Иң изге теләкләр белән туганнарың исеменнән: Олы Кайбычтан Хәмидуллиннар гаиләсе.
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев