Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Борындык авылында гомер итүче кадерле әниебез, дәү әниебез НАЗИРӘ ДӘҮЛӘТША КЫЗЫ ЗАРИПОВАНЫҢ 24 декабрьдә 80 яшьлек юбилее

24 декабря 2019, 09:21

582

0

0

Борындык авылында гомер итүче кадерле әниебез, дәү әниебез НАЗИРӘ ДӘҮЛӘТША КЫЗЫ ЗАРИПОВАНЫҢ 24 декабрьдә 80 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Гомер бәйрәмең котлы булсын! Киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле сүзле булуың, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулап киләсең син үзеңнең бу бәйрәмеңә. Сиңа булган теләкләрнең иң мөһиме – Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, шатлык-куанычларга уралып, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге белән яшәргә язсын. Син мине – кызыңны тәртипле булырга, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүген дә син миңа төпле киңәшче, җанымны җылытучы иң газиз кешем. Мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Гел шулай өй түрендә ике оныгың өчен яраткан дәү әни, бертуган апаң өчен кадерле сеңел, минем һәм киявең өчен газиз кешебез булып калсаң иде. Алга таба да алтын кулларыңның җылысын, күңел яктылыгыңны тоеп яшәргә язсын безгә. Без сине бик тә, бик тә яратабыз!

Котлы булсын, Әни, туган көнең.
Озак яшә, бул син гомерле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр генә теләп: Олы Урсак авылында яшәүче кызың Роза, киявең Айрат, оныкларың Илнур һәм Айнур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев