Борындык авылында гомер итүче кадерле, тормыш иптәшем, әниебез РЕЗЕДА ФӘСХӘТ КЫЗЫ ЗӘЙНУЛЛИНАНЫҢ 28 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее!

Безнең өчен бик тә кадерле кешебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан ты-нычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сөйкемле карашың кояшка тиң –
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә.
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән: кызың Сиринә, улың Сирин, киявең Ирек, оныкчыгың Зилә, оныгың Ильяс исеменнән тормыш иптәшең Зөфәр.
Нет комментариев