Борындык авылында туып, эшләп, лаеклы ялда көн күрүче әниебез – ГӨЛГЕНӘ ИСКӘНДӘР КЫЗЫ ГАБДРАХМАНОВАНЫҢ 24 апрельдә туган көне – 65 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, бала-ларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сөйкемле карашың кояшка тиң –
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән: кызларың Алинә, Гөлинә, Сиринә, улың Зөлфәт. Теләкләргә кияүләрең һәм оныкларың да кушыла.
Нет комментариев