Борындык авылында туып, хәзерге вакытта Колаңгы станциясендә әниебез Рәмзия белән 40 ел бергә гомер итүче кадерле әтиебез Равил Галиулла улы Хәйруллинга 26 мартта 65 яшь тула

Әтиебез 9 яшендә ятим калып, бик күп авырлыклар кичерсә дә, югалып калмаган, тормышта үз юлын тапкан, төрле урыннарда эшләгән, соңгы 32 елын Колаңгы ашлык кабул итү пунктында хезмәт иткән, hәрбер эшен җиренә җиткереп, булсын диеп башкарган. Әниебез белән бер кыз, бер ул үстереп, аларга югары белем алырга булышып, олы тормыш юлына озаттылар. Без аларга бик рәхмәтле. Әтиебезне туган көне белән котлап, аңа исәнлек-саулык, тыныч, тигез картлык телибез. Әти безне тормыш авырлыкларын җиңәргә, җиңелмәскә, горур булып калырга өйрәтә. Киләчәктә дә безнең кадерлеләребез, күңел җырыбыз, сүнмәс өметебез булып яшәсәгез иде.
Чәчегезгә бәсләр кунса да,
Сез бүген дә әле яшь безгә.
Бәхет-шатлыкларда, саулыкта
Яшәгез сез парлап, гел бергә.
Мәңге шулай тәрәзәләрдә,
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, җылы йортыбыз.
Иң изге теләкләр белән: Казанда яшәүче кызың Рамилә, киявең Фәнис, улың Радик, киленең Юлия, оныкларың Ралинә, Зәринә, Адель, Радмир, Рамазан. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев