Борындык авылында яшәүче кадерле әтиебез, яраткан тормыш иптәшем Шәрип әһлиулла улы Гатауллин 14 майда 65 яшьлек юбилеен бәрәм итә

Әти! Шундый зур һәм якты бәйрәмең көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Син киң күңелле, горурланырлык әти һәм ир. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, сау сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныгыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, яраткан әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итергә язсын!
65 яшь — ул картлыкның уртасы,
Гомер үтә диеп һич тә уйлама.
Әни исән, балаларың янда
Бәхетле син, әти, дөньяда.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.
Шуңа күрә сине бары да яраталар
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып туксанны да
Үткәрергә язсын бергәләп! Амин!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Дилә, улың Айдар, киленең Лилия, оныгың Әдилә, кызың Энҗе, киявең Рәшит, дәү әниебез Гөлҗиһан да кушыла.
Нет комментариев