Чүти авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез Миңниса Сәйфетдин кызы Шәмсетдинованың 23 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Гомер бәйрәмең котлы булсын! Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа. Без – алты балаңа гомер биреп, күңел җылысы белән тәрбия ләп, бар көчеңне безне кеше итү өчен куеп, янып-көеп яшисең. Тормыш юлыбызда яшәү көче биргәнең, барлык кылган изгелекләрең, ярдәмең, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен рәхмәт, сиңа. Алга таба да алтын кулларыңның җылысын, күңел яктылыгыңны тоеп яшәргә язсын безгә. Әтиебез белән озак еллар парлап канат кагуыгызны, без – балалар, онык-оныкчыларыгызның рәхәтен күрүегезне, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Йортыбыз һәрчак нурлы булсын, куанычлар белән тулсын.
Туган көнең, әни, котлы булсын,
Син бит безнең бердәнберебез.
Син булганда әле барыбыз да
Бер кайгысыз рәхәт яшибез.
Син бит, әни, безнең өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Озак яшә, һәрчак шулай шат бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Сине яратып: ике улың, киленнәрең, дүрт кызың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың. Бу теләкләргә әтиебез Ярхәметдин, кода-кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев