Чүти авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле, иң якын кешебез – тормыш иптәшем, әниебез Рузалия Шәрип кызы Шәрипованың 8 декабрьдә 55 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез. Кышкы тәрәзәдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң синең. Эшкә нык, максатыңа ирешүчән булганга күрә без сиңа сокланабыз. Киләчәктә сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, тигезлектә, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, бүгенгесенә шөкер итеп, иртәгесенә өмет белән, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, балаларыбызның игелеген күреп, оныкларыбызның шатлыгына сөенеп, тыныч күңел белән яшәргә язсын.Чиксез рәхмәтебез яусын сиңа!
Сайлаган юлларың туры, гадел,
Безне сокландырып яшисең.
Максатларың изге, үрнәк безгә,
Саф йөрәкле алтын кеше син.
Җир йөзендә синдәй кешеләр аз,
Шуңа сине күңел ярата.
Әйтсәң, бары матур сүзләр генә
Әйтеп була сиңа карата.
Ихлас теләкләр белән: тормыш иптәшең Марсиль, кызларың Энҗе, Алсу-Азат, оныкларың Адель, Руфинә, Аделина.
Нет комментариев