Дөньядагы барлык назны күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле кешебез, Шүширмә авылында яшәүче әниебез Гөлфинур Гарәфетдин кызы Җамалованы 55 яшьлек юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз

Никадәр күркәм сыйфатларны үзенә җыйган, ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, олы йөрәкле, сабыр холыклы безнең кадерлебез. Утыз ел гомерең кешеләрне тәмле ашлар белән сыйлауга багышлады, пешекче булып эшләде ул. Үз үрнәгендә безне дә тырыш, эш сөючән итеп тәрбияләде. Әтиебез белән бергә безне аякка бастырып, үз юлыбызны табарга булышканың, яратып-сөеп кайгыртуың, гаделлеккә өйрәтүең өчен, туган нигезгә кайтканда колач җәеп каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа. Әни! Һәр туар таңга сөенеп, әтиебез белән пар канат булып, бәхетле мизгелләрнең кадерен белеп, кайгы-хәсрәт күрмичә, имин, мул тормышта, балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтендә, сәламәт булып, бәрәкәтле озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Нигә генә тиңлик икән сине?
Син бит, әни -
Тормышыбызның тиңсез бизәге!
Йөрәк түрләреңнән өзелеп төшкән
Бәгыреңнең бездер – үзәге.
Кояш дисәк, кояштан да кайнар,
Аебыз дисәк, айдан яктырак!
Дөньябызның тиңсез байлыгы син,
Юктыр берни синнән затлырак!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең, оныкларың исеменнән кызың Энҗе.
Нет комментариев