“Дубрава-3” агрофирмасы җәмгыятендә озак еллар бухгалтер булып намуслы, нәтиҗәле хезмәт куючы Галина Вильгелемовна Петухованың 55 яшьлек олуг юбилее

Хөрмәтле Галина Вильгелемовна! Сезне гомер мизгелегезнең матур бәйрәме – юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сез үзегезгә йөкләгән вазифаны төгәл итеп, эшегезгә бар күңелегезне биреп, аны җиренә җиткереп, яратып, намус белән башкарасыз. Сезнең хезмәтегез хөрмәткә лаек. Таләпчән, көчле рухлы булуыгыз нәтиҗәсендә эшегез уңай бара. Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, балаларыгызның игелеген күреп, якыннарыгызның җылысын тоеп, бәрәкәтле озын имин тормыш кичерүегезне теләп калабыз.
Иртә таңда чыккан кояш
Көн дә сезгә бәхет китерсен.
Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,
Кайгы җиле бер дә исмәсен.
Юбилеегызда изге, матур хисләр
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Иң изге теләкләр белән: “Дубрава” агрофирмасы җәмгыяте коллективы.
Нет комментариев