Федоровское авылында гомер итүче безнең өчен иң кадерле, иң газиз кешебез тормыш иптәшем, әниебез Рузалия Шәрифҗан кызы Нәбиуллина 27 сентябрьдә 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Таянычыбыз, киңәшчебез безнең, бәйрәмең белән ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, тигезлектә, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, бүгенгесенә шөкер итеп, иртәгесенә өмет белән, сынауларга бирешмичә, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, балаларыбызның игелеген күреп, оныкларыбызның шатлыгына сөенеп, тыныч күңел белән яшәргә язсын. Авыр сүзләр әйтелеп, яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән булсак, гафу ит. Гомеребезнең ахырынача бергә атлап, рәхмәтебезне белдереп, иң төп ярдәмчеләрең булып янәшә атларга язсын!
Җир йөзендә синдәй кешеләр аз,
Шуңа сине күңел ярата.
Әйтсәң, бары матур сүзләр генә
Әйтеп була сиңа карата.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буе сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Хәбир, улың Илдар, кызың Лилия, киленең Эльмира, оныкларың Илина, Ивилина, Мәликә, Илгиз, Илназ.
Нет комментариев