Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Мөршидә Әкрам кызы Низаметдинованын 6 июльдә 60 яшьлек юбилее

06 июля 2020, 08:09

625

0

0

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Мөршидә Әкрам кызы Низаметдинованын 6 июльдә 60 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мә­хәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, кү­ңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни! Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы әниебез! Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Бүген сиңа 60 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. 
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә, 
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә. 
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә, 
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә. 

Сине яратып, хөрмәт итеп: тормыш иптәшең Мәгърүф, улың Азат, кызың Динә, оныгың Камил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев