Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Иске Тәрбит авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем Валерий Юрьевич Никифоровка 12 декабрьдә 55 яшь тула. 

12 декабря 2019, 13:12

625

0

0

Иске Тәрбит авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем Валерий Юрьевич Никифоровка 12 декабрьдә 55 яшь тула. 

Кадерлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән тигез гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Безгә кирәк булып, өебезгә терәк булып яшәргә язсын иде. 
Гомер юлың озын-озак булсын, 
Тигез тормыш аны бизәсен. 
Гомерләрең бәхет белән үтсен, 
Авырлыклар бер дә килмәсен. 
Алдагы көннәрдә дә бәхетебез 
Булсын иде тулы, түгәрәк. 
Синнән җылы алып һаман шулай, 
Гомер кичсәк иде бергәләп. 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фаина, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев