Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кайбыч районы социаль ярдәм бүлеге коллективы җитәкче Чулпан Камалиеваны юбилее белән котлый

07 марта 2019, 13:37

901

0

0

Кайбыч районы  социаль ярдәм  бүлеге коллективы җитәкче Чулпан Камалиеваны юбилее белән котлый

Агач – яфрагы, кеше кылган гамәлләре белән матур. Тормыш сукмакларын-нан кыю адымнар белән алга атлаганда янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән?!
Шундый гүзәл сыйфатларга ия булган җитәкчебез ЧУЛПАН КАМАЛИЕВА үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Чулпан Галимулла кызы! Күркәм бәйрәмегез сезгә бары тик куа-нычлар гына китерсен. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршылагыз.
Язлар килә, бөре күзен ачып,
Сәлам биргәч якты җиһанга.
Ягымлы сез, гомер языгызның
Матурлыгын җанга җыйганга.
Җәйләр ямьле, алсу гөлләр таңда
Керфек ачып көнгә дәшкәнгә.
Сезне бизи кылган гамәлегез,
Тәм табасыз бөтен эштән дә.
Кышлар матур ак карлары белән,
Бураннары белән кадерле.
Җан аклыгын саклап, саулык белән
Яшәгез сез булган гомерне.
Тирән хөрмәт белән: район социаль яклау бүлеге,

“Өмет” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбыч районындагы 22 нче бүлеге коллективлары.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев