Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кече Кайбыч авылында гомер итүче безнең өчен иң кадерле, газиз кешебез – сөекле әниебез Гайшә Кәрибулла кызы Хафизовага 20 июньдә 70 яшь тула

20 июня 2019, 07:53

681

0

0

Кече Кайбыч авылында гомер итүче безнең өчен иң кадерле, газиз кешебез – сөекле әниебез Гайшә Кәрибулла кызы Хафизовага 20 июньдә 70 яшь тула

Киң күңелле, олы йөрәкле әниебезне чын күңелдән туган көне – юбилее белән кайнар котлап, көндәлек тормышта җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне, олы рәхмәтебезне әйтәбез. Туган нигезебезне яктыртып, матур, изге теләкләрне теләп, тәмле ашларыңны пешереп, безнең өчен куанып яшәвеңне телибез. Әни, юлыңда очраган киртәләрне горур уздың, күргән кайгыларыңнан сынып-сыгылып төшмәдең. Әти белән бергә без – балаларыңа үрнәк тәрбия бирдең, күңел назыңны кызганмадың. Гомереңнең кабатланмас һәр мизгеле сиңа бары тик шатлык-куанычлар, бәхетле көннәр алып килсен. Балалар дип өзелеп торуың, акыллы киңәшләрең, безне һәрчак кайгыртып торуың өчен сиңа зур рәхмәт. Шатлыклы мизгелләр күп, гаиләбез һәрчак түгәрәк, имин булсын. Синең киңәшләрең безгә дөньяның бар байлыгыннан да кадерлерәк. Энҗе бөртегедәй дисбеләреңә пышылдаган һәр теләгең кабул булсын. Әтиебез белән матур пар булып, иңнәрегезне-иңгә куеп, бер-берегезгә терәк, таяныч булып озын-озак бергә яшәсәгез иде. 
Гомер – чишмә, айлар, еллар ага. 
Ел артыннан һаман ел уза. 
Барыбызга җитә күңел назың, 
Бу бит үзе бер могҗиза. 
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, 
Белдерәбез туган көнеңдә. 
Үстердең син безне кеше итеп, 
Олы рәхмәт барысы өчен дә. 
Сәламәтлек бирсен Хак Тәгалә 
Озак еллар укы догаңны. 
Фәрештәдәй саклый алар җирдә 
Гомер биргән һәрбер балаңны. 

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.  Бу котлауга әтиебез Фоат та кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев