Кече Кайбыч авылында туып, бүгенге көндә Имәнле Бортас авылында яшәүче кадерле әнкәебез Шәмсенур Галимулла кызы Сабитованың 9 июньдә 90 яшьлек юбилее

Эшләп үстек кечкенәдән,
Гаилә ишле иде анысы.
Йөрәк барлый күпме хатирә –
Төштә генә кебек барысы...
Безнең өчен җаваплылык
Булды әткәй өстендә.
Җиде малай, ике кыз дип,
Кызганмады көчен дә.
Әткәебез мәхрүм инде...
Җәннәтләрдә – урыны түрдән булсын иде.
Изге айда багышланган догаларны
Бер Ходаем кабуллардан кылсаң иде!
Әткәй-әнкәй тәрбиясе
Ныклы нигез иманыбызга.
Ә әнкәйнең фатихасы
Җылылык бирә җаныбызга.
90 сиңа, әнкәй! Гомерең буе
Килмәгәндер нинди генә авырлыклар.
Син җиңгәнсең, зарланмыйча,
Чөнки синдә – иң зур сыйфат,
Күркәм сыйфат – сабырлык бар!
Рәхәт яшә, әнкәй, тыныч яшә,
Син бит лаек моңа бершиксез.
Изге теләк безнең йөрәкләрдән.
Яшь тә чыга, никтер, ирексез...
Сәламәтлек бирсен Хак Тәгалә-
Озак еллар укы догаңны.
Фәрештәдәй саклый алар җирдә
Гомер биргән һәрбер балаңны.
Барлык уллары, кызлары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары исеменнән, әнкәй янында тәрбия кылып торучы улы Шәяхмәт.
Нет комментариев