Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кече Кайбыч авылында туып, шунда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Резидә Габдулла кызы Нуруллинаның 26 июньдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее

26 июня 2018, 09:50

1004

0

1

Кече Кайбыч авылында туып, шунда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Резидә Габдулла кызы Нуруллинаның 26 июньдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине чын күңелдән бу матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Иң изге, якты, матур теләкләребезне юлыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрмичә озын гомер итүеңне телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә, тигезлектә бергә-бергә яшәргә язсын сиңа Ходай. 
Әле тагын бик күп еллар 
Нык типсен синең йөрәк. 
Син безнең бердәнберебез, 
Син безгә бик тә кирәк. 
Син булганга яшәвебез ямьле, 
Игътибарың безгә көч бирә. 
Матур көннәрне озайтып 
Яшик әле шулай гел бергә. 

 

Иң изге матур теләкләр белән: тормыш иптәшең Мөдәрис, балаларың Илһам-Эльмира, Эльмир-Алинә, оныкларың Эльвина, Диләрә, Радмир.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев