Кече Кайбыч авылында яшәүче Ирек Ибраһим улы Лотфуллинның 3 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Унган,эш сөючән, тынгысыз йөрәкле кадерле кешебезне котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, тигез матур озын гомер телибез. Гомереңнең һәр мизгеле сиңа бары тик шатлык-куанычлар, бәхет алып килсен.
Борчуда да, шатлыкта да,
Таянырлык терәгебез.
Бәйрәмеңдә саулык теләп,
Тибә безнең йөрәгебез.
Тик исән бул! Язмыш сиңа
Мәрхәмәтле булсын һәрчак.
Шул чагында гаиләдә
Сүнми янар кайнар учак.
Иң изге теләкләр белән: әти-әниең, тормыш иптәшең, кызларың.
Нет комментариев