Хуҗа Хәсән авылында гомер итүче безнең иң кадерле кешебез – сөекле әтиебез Аверкий Степанович Шупшин 1 майда 80 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә

Уңган, эш сөючән, тынгысыз йөрәкле кадерле кешебезне котлап иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Без – сигез баланы аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы күп сынаулар үтәргә туры килгәндер әтиебезгә. Безне кечкенәдән хезмәт сөяргә, намуслы, гадел булырга, булганына шөкер итеп яшәргә өйрәтте. Хәзерге көндә сыңар канатлы булып калса да, туган нигезебезнең җылы учагы булып барчабызны җыеп торучы олы терәгебез ул безнең. Әтиебез! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебезнең яме булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озак гомер ит. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын сиңа!
Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,
Кагылса да көзге кыраулар.
Сынмадың да, сыгылмадың да син,
Булсалар да авыр сынаулар.
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларның эзе – ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 80 яшең.
Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың.
Нет комментариев