Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Хуҗа Хәсән авылында гомер итүче кадерле апабыз Галина Вильгелемовна Петуховага 55 яшь!

14 мая 2018, 09:07

1010

0

0

Хуҗа Хәсән авылында гомер итүче кадерле апабыз Галина Вильгелемовна Петуховага 55 яшь!

Кадерле апабыз! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Син – һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау­-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, балаларың шатлыгына күмелеп үтәргә язсын! 
 Бездән сиңа шушы изге теләк – 
Борчу күрми, яшә гомергә. 
Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч кына 
Яшик әле алда гел бергә… 
Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын, 
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын, 
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен, 
Гомер юлың еракларга дәвам итсен. 

Җир йөзендәге иң-иң изге теләкләр белән: Воробьевлар, Сираевлар,  Лазеревлар гаиләләре. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев