Хуҗа Хәсән авылында гомер итүче кадерле әниебез Таисия Никитична Федорова 29 апрельдә 75 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итә

Кадерлебез! Бүгенге көндә әни дип әйтер кешебез булу – безнең өчен зур бәхет ул. Яшәү дәверендә күпме авырлыклар, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Гомереңне тырыш хезмәткә багышлап, күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларына ия булдың. Әтиебезне яшьли соңгы юлга озату, берсеннән-берсе кечкенә алты балаңны кочаклап ялгыз калулары бер дә җиңел булмагандыр. Әмма син безне аякка бастыру өчен тырыштың, ныклы хезмәт тәрбиясе, төпле киңәшләреңне бирдең, барыбызны да башлы-күзле иттең. Бүген һәммәбез гаиләле, һәркайсыбыз әти-әни. Әле хәзер дә безне ихлас кайгыртып, янып йөрисең, сихәтле аш-суларың белән сыйлыйсың, кояш җылысына җыелгандай синең яныңа сыенабыз. Әниебез, нинди генә матур теләкләр теләсәк тә, күңел түребездә йөрткән ярату, хөрмәт, рәхмәт хисләребезне аңлатып бирә алмабыз кебек. Син безнең тормышыбызның яме, гаиләбез күгендә балкып торучы якты кояшыбыз. Юбилеең белән котлап, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, җан тынычлыгы телибез. Килер көннәрең якты, матур, туар таңнарың тыныч булсын.
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Син бит, әни, безнең өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Озак яшә, һәрчак шулай шат бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың, кода-кодагыйларың исеменнән улың Илья, киленең Татьяна, оныкларың Кирилл һәм Глеб.
Нет комментариев