Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Анатолий Степанович Лукинның 30 майда 80 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, бер сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Безне үстергәнең, кеше иткәнең өчен, синең алда бурычлыбыз. Әтиебез тырыш, хезмәт сөючән кеше, 40 ел колхозда тракторчы булып эшләде. Җир сөрде, туфрак эшкәртте, чәчте, чөгендер һәм иген үстерде. Әни белән бергә 55 ел буе бергәләшеп парлы тормыш юлын үтәләр. Әниебез Валентина Филипповнага 4 июньдә 86 яшь тула. Ул - хезмәт ветераны. Әти һәм әни, киләчәктә дә озын парлы гомер кичерүегезне телибез. Безгә сезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп яшәргә язсын Ходай. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт кичерми, балалар, оныкларның игелеген күреп, тыныч картлык кичерегез. Бөтенесе өчен дә, мең рәхмәт, сезнең алда баш иябез. Бәхет, шатлык, саулык - бездән теләк шул сезгә.
Күпме еллар үтеп китте диеп,
Уфтанма син, бер дә кайгырма.
Башланмаган яңа дистәләрне башлап,
Озак яшә шушы дөньяда.
Парлы канатларыгызны
Ходаем каермасын.
Әни белән бергәләшеп,
Бик бәхетле яшәгез.
Хөрмәт белән тулып торсын
Сезнең тормыш кәсәгез.
Сезне яратып, хөрмәт итеп: улың Петр, киленең Раиса, оныкларың Олег һәм Анжела, оныгың Альберт, киленең Дарья, кечкенә оныкчыгың Арина. Бу теләкләргә шулай ук барлык улларың, киленнәрең, кызың, киявең, оныкларың, туганнарың да кушыла.
Нет комментариев