Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Георгий Андреевич Макаровның 1 апрельдә 85 яшьлек юбилее

01 апреля 2018, 09:04

924

0

0

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Георгий Андреевич Макаровның 1 апрельдә 85 яшьлек юбилее

Аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. 
Кадерле әтиебез, бабабыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, акыллы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да син. Үстердең, кеше иттең, мең рәхмәтләр сиңа. Әтиебез гомере буе фермада эшләде. Әни белән бергә 62 ел буе парлы тормыш юлын үтәләр. Ул әле балта остасы да, һәр эшне җиренә җиткереп, чиста, пөхтә итеп башкара. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп яшәргә, саулыкта картаерга, озын тигез гомер кичерергә язсын. 
Тормышта син ныклы терәксең, 
Безнең өчен һәрчак кирәксең. 
Җирдә кояш нуры балкыгандай, 
Син балкыйсың безнең күңелдә. 
Тормышыбыз синең белән матур 
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә. 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Раиса

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев