Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче кадерле әниебез Галина Вильгелемовна Петухованың 14 майда гомер бәйрәме – юбилее

14 мая 2018, 09:02

952

0

0

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче кадерле әниебез Галина Вильгелемовна Петухованың 14 майда гомер бәйрәме – юбилее

Кадерле әниебез, куз нурыбыз! Бүген сиңа 55 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән чаклар өчен гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, онык­ларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. 
Кайчан барсак – киң күңелле, 
Каршылыйсың ачык йөз белән. 
Авырлыклар җиңеләеп китә, 
Синең әйткән җылы сүз белән. 
Җирдә кояш нуры балкыгандай, 
Син балкыйсың безнең күңелдә. 
Тормышыбыз синең белән матур, 
Рәхмәтлебез сиңа гомергә. 

Иң изге теләкләр белән: балаларың Олеся-Евгений, Ангелина; Олег-Зоя, Дмитрий; Максим. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев