Хуҗа Хәсән авылында яшәп, гомеренең олы бәйрәмен билгеләп үтүче яраткан әтие без Николай Васильевич Макаровны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Кадерлебез, син безгә hәрчак үрнәк булдың, тормыш юлларыбызда терәк булып, безне яратып үстерүегез өчен без сиңа бик рәхмәтлебез. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын!
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син hәрвакыт
Кирәклесең бүген дә.
Сине яратып, олылап һәм хөрмәт итеп: улларың-киленнәрең, кызларың-кияү ләрең һәм барлык оныкларың.
Нет комментариев