Кошман авылында гомер итүче кадерле кешебез ЭЛЬМИРА РӘШИТ КЫЗЫ СӘГЪДИЕВАНЫҢ 11 октябрьдә 55 яшьлек юбилее

Безнең өчен бик тә кадерле кешебез! Син ямьле көзнең, матур бизәкләргә бай муллык аенда якты дөньяга килгәнсең. Шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә дөньяның гүзәллеген күреп балаларың, оныкларың, туганнарың белән бергә саулыкта, бәхет-шатлыкта озын гомер кичерүеңне телибез. Озын, сикәлтәле хезмәт юлы үтеп, моннан күп еллар элек сайлаган шәфкать туташы һөнәренә, яраткан эшеңә тугры булып, үзеңнең шифалы кулларың ярдәмендә күпме авыруларга сихәт, яшәргә ышаныч биргәнсең син! Кылган игелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә калабыз.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык, бәхет озын гомер
Белән генә яшәвеңне телибез!
Еллар үтә торсын, сулар аксын
Шатлык белән килсен яңасы,
Без телибез алдагы гомереңнең
Бәрәкәтле, якты нурлысын.
Фирнат белән пар канатлар булып
Язсын бер кайгысыз гомер үтәсен.
Иң изге теләкләр, сиңа хәерле бәрәкәтле гомер теләп әниең, туганнарың Рафис-Гөлирә, Гөлнара-Зөфәр, Руслан-Талия, Энҗе-Илнур, Рөстәм-Ләйсән, тормыш иптәшең Фирнат һәм балаларың.
Нет комментариев