Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кошман авылында гомер итүче кадерле әниебез ЗӨҺРӘ ШӘЙХИ КЫЗЫ ФӘИЗОВАНЫҢ 12 гыйнварда 70 яшьлек юбилее

11 января 2019, 15:09

1052

0

0

Кошман авылында гомер итүче кадерле әниебез ЗӨҺРӘ ШӘЙХИ КЫЗЫ ФӘИЗОВАНЫҢ 12 гыйнварда 70 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Без – балаларыңа гомер биреп, күңел җылысы белән тәрбияләп, бар көчеңне безне кеше итү өчен куеп, янып-көеп яшисең. Безне олы тормыш юлына чыгардың. Бүген дә кайгыртып, киңәшләрең белән ярдәм итеп торасың. Тормыш авырлыкларын күп күрсәң дә, көчле булып кала белдең, сынмадың, сыгылмадың. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең игелекләребезне күреп, сөенеп-шатланып кына яшә.
Күпме гомер үткән, сырлар салып,
Ә күңелләр һаман яшь әле.
Һаман шулай безгә терәк булып,
Йөз яшькәчә, әни, яшә әле.
Аналарга булган рәхмәт сүзен
Алыштырмас һичбер бүләк тә.
Авырмыйча, әни, озак яшә,
Балаларың шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың исеменнән кызың Роза.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев