Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кошман авылында туып-үскән, яраткан сөекле әниебез Гөлнур Гыйльфанетдин кызы Әхмәтшинага 1 майда 50 яшь тула

01 мая 2018, 09:31

938

0

0

Кошман авылында туып-үскән, яраткан сөекле әниебез Гөлнур Гыйльфанетдин кызы Әхмәтшинага 1 майда  50 яшь тула

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрвакыт үрнәк әни, әтиебез өчен яхшы тормыш иптәше. Безгә, өч балагызга, гомер бүләк итүче, күңел җылылыгын, яшәү ямен, хәләл ризыкның тәмен тоярга өйрәтүче, иман байлыгы белән яшәү үрнәген бирүче газиз әниебез. Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр кебек. Синең уңганлыгыңа, җитезлегеңә, һәрвакыт ихлас күңелле, сабыр була алуыңа сокланабыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигез, матур, озын гомер телибез. Гомереңнең кабатланмас һәр мизгеле сиңа бары тик шатлык-куанычлар, бәхетле көннәр алып килсен. Балалар дип өзелеп торуың, акыллы киңәшләрең, безне һәрчак кайгыртып торуың өчен сиңа зур рәхмәт. Шатлыклы мизгелләр күп, гаиләбез һәрчак түгәрәк, имин булсын. Әтиебез белән сөеп-сөелеп, матур пар булып, бәхетле көннәрдә яшәвеңне телибез. Әниебез! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Синең киңәшләрең безгә дөньяның бар байлыгыннан да кадерлерәк. Энҗе бөртегедәй дисбеләреңә пышылдаган һәр теләгең кабул булсын. Амин! 
Чал чәчләрең, маңгай сырларың 
Күбәйсә дә еллар үтүгә.
Безнең өчен мәңге яшь син, әни, 
Картаюны белмә гомергә. 
Чын йөрәктән яздым бу юлларны, 
Кабул итеп алчы, әнием. 
Исән-имин яшә, бәхетле бул, 
Терәк булсын сиңа әтием. 
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек 
Юлдаш булсын, әни, гомергә. 
Йортыбызны җылытучы учак, 
Нур сибүче кояш син безгә. 

Иң изге теләкләр белән: сине яратып, хөрмәт итеп әтиебез Илдар, балаларың Илнур, Алия, киявең Ренат, оныгың Зәлинә исеменнән кызың Нурия. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев